Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Путин, Италиядәге автоһәлакәт уңаеннан, Венгрия җитәкчелегенә кайгы уртаклашуын белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Венгрия Президенты Янош Адерга һәм әлеге илнең Премьер-министры Виктор Орбанга, Италиядә транспорт һәлакәтендә венгриялеләрнең фаҗигале үлеме уңаеннан, кайгы уртаклашып, телеграмма җибәрде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Венгрия автобусы катнашындагы һәлакәт Веронда булган. 55 кешене утырткан автобус баганага бәрелгән, аннары аңа ут капкан. Юлда транспорт һәлакәтендә...

Россия Президенты Владимир Путин Венгрия Президенты Янош Адерга һәм әлеге илнең Премьер-министры Виктор Орбанга, Италиядә транспорт һәлакәтендә венгриялеләрнең фаҗигале үлеме уңаеннан, кайгы уртаклашып, телеграмма җибәрде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Венгрия автобусы катнашындагы һәлакәт Веронда булган. 55 кешене утырткан автобус баганага бәрелгән, аннары аңа ут капкан. Юлда транспорт һәлакәтендә 16 кеше һәлак булган, 39ы имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

"Бигрәк тә балалар һәм үсмерләр һәлакәт корбаны булуы аяныч", - диелгән Россия Президентының кайгы уртаклашу телеграммасында. Владимир Путин үзенең ихлас кызгануын белдергән һәм һәлак булучыларның гаиләләренә юату сүзләре белән мөрәҗәгать иткән, имгәнүчеләрнең тизрәк савыгып чыгуларын теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса