Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Прокуратура тикшерде: Террорчылыкка каршы

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районының кешеләр күпләп җыела торган объектларында, атап әйткәндә, гомуми белем бирү оешмаларында террорчылыкка каршы законнарның ничек үтәлүен тикшерде. "Террорчылыкка каршы тору турында"гы Федераль Законның 2 нче маддәсендә безнең илдә террорчылыкка каршы торуның түбәндәге принципларга нигезләнгән булуы турында әйтелә: кеше һәм гражданинның төп хокукларын һәм иреген...

 

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районының кешеләр күпләп җыела торган объектларында, атап әйткәндә, гомуми белем бирү оешмаларында террорчылыкка каршы законнарның ничек үтәлүен тикшерде.

"Террорчылыкка каршы тору турында"гы Федераль Законның 2 нче маддәсендә безнең илдә террорчылыкка каршы торуның түбәндәге принципларга нигезләнгән булуы турында әйтелә: кеше һәм гражданинның төп хокукларын һәм иреген тәэмин итү һәм саклау; законлылык; террорчылык куркынычы янаган кешеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау; сәяси, мәгълүмати-пропаганда, социаль-икътисадый, хокукый һәм башкалар. Ә инде күмәк чаралар уза торган урыннарны (шул исәптән, мәктәпләрне) саклауның үз таләпләре билгеләнгән.

Тикшерү барышында барлыгы 14 объектта (муниципаль белем бирү, мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия оешмаларында) террорчылыкка каршы тору һәм инженерлык-техник тәэминат ягыннан тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмаганлыгы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса