Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Елның яшь профлидеры

8 октябрь көнне Казанда "Татарстан Республикасының яшь профсоюз лидеры - 2011" бәйгесе узды. Якташыбыз Ольга Глазова анда мактаулы I урынны алды. Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, муниципалитетның матбугат хезмәткәре. Дәүләт учреждениеләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары профсоюзлары республика комитеты тарафыннан оештырылган бу бәйгенең максаты - профсоюз эшенә яшьләрне җәлеп итү, җитәкче органнарга резервка яшьләр...

8 октябрь көнне Казанда "Татарстан Республикасының яшь профсоюз лидеры - 2011" бәйгесе узды. Якташыбыз Ольга Глазова анда мактаулы I урынны алды.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,
муниципалитетның матбугат хезмәткәре.


Дәүләт учреждениеләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары профсоюзлары республика комитеты тарафыннан оештырылган бу бәйгенең максаты - профсоюз эшенә яшьләрне җәлеп итү, җитәкче органнарга резервка яшьләр арасыннан лаеклы алмаш - лидерлар әзерләү.

9 территориаль профсоюз оешмасыннан җы­елган конкурсантлар һәммәсе дә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе, "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге психологы Ольга Борисовна Глазовага төрле сынаулар узарга туры килгән: профсоюзга өндәү агитация­­се дә үткәргән, жюри әгъзаларының төрле сорауларына җаваплар биргән, эш бирүче белән хезмәткәр арасында килеп туган катлаулы проблеманы да хәл иткән ул. Нәтиҗәдә, ТР Тикшерү комитеты вәкилен - икенче, Түбән Каманы өченче урында калдырып, безнекеләр беренче урынны яулый. Ольга Глазова дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы республика оешмасының "Елның яшь профсоюз лидеры" Дипломы һәм акчалата премиясенә, шулай ук ТР Профсоюзлар Федерациясе бүләгенә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: хезмәт профсоюз