Проблемаларны бергәләп чишәбез
29 апрель көнне "Бөгелмә шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру, ятим балаларны асрамага алган әти-әниләргә ярдәм итү үзәге"ндә психологлар һәм социаль педагоглар өчен "Асрауга алынган балага мәгариф учреждениеләрендә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү" дигән темага семинар булып узды. Чарага шәһәр мәктәпләрендә һәм көллиятләрдә эшләүче педагоглар, психологлар чакырылган иде. Үзәк директоры урынбасары...
29 апрель көнне "Бөгелмә шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру, ятим балаларны асрамага алган әти-әниләргә ярдәм итү үзәге"ндә психологлар һәм социаль педагоглар өчен "Асрауга алынган балага мәгариф учреждениеләрендә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү" дигән темага семинар булып узды. Чарага шәһәр мәктәпләрендә һәм көллиятләрдә эшләүче педагоглар, психологлар чакырылган иде.
Үзәк директоры урынбасары Е. Шириева үзенең чыгышында ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәгенең эшчәнлеге һәм бурычларына тукталды.
Ул шулай ук интернат-мәктәпләрдәге чыгарылыш укучыларын социальләштерүне уңай хәл итү өчен төрле учреждениеләр белгечләренең үзара хезмәттәшлек итүендә үзәкнең төп мәйдан булып торуын ассызыклап үтте.
Семинарда катнашкан белгечләр белем бирү учреждениеләрендә чит гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү методикасын һәм алымнарын
өйрәнделәр. Аннары клиника психологы тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Чыгышлардан соң дүрт төркемгә - "Балалар", "Ата-аналар", "Педагоглар", "Психологлар"га бүленгән аудиториягә "Сезнең сыйныфка балалыкка алынган укучы килде" дигән бирем бирелде. "Акыл көрәше"ндә гомуми тырышлык белән күп кенә уртак проблемаларны нәтиҗәле хәл итү юлларын табуга ирешелде.
С. ЗИНИН,
үзәк методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа