Суд приставларына алимент түләмәүчеләрне суд приставларының хезмәт органнарына алып килү хокукы бирелү турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Төзәтмәләр кертелгәч, моны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәләреннән башка да эшләп булачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Закон проекты авторлары - Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары һәм Дәүләт төзелеше һәм закон буенча Дәүләт Думасы комитетының рәисе Павел Крашенинников.
Үткән ел, ике ай һәм аннан да артыграк вакыт эчендә җитди сәбәпсез алиментларны түләмәү очраклары өчен җаваплылык кертелгән иде. Бу норманы гамәлгә керткәннән бирле, 10 меңнән артык эш кузгатылган. Нәтиҗәдә, 34 млн сумга алимент бурычлары капланган. Яңа төзәтмәләр шушы җаваплылыкка бәйләп тәкъдим ителә.
Ләкин алимент түләмәүчеләр еш кына суд приставының чакыруы буенча килми. Штраф салу өчен приставлар үзләре аларны алып килү хокукына ия түгел. Шуңа күрә приставларга эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу исә административ хокук бозу буенча эш барышын әкренәйтә, полициягә өстәмә эш ясый, дип хәбәр итә закон проекты авторлары.