Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Предприятиеләрдә коррупциягә каршы эшне оештыру

2008 елның 25 декабрендә чыккан "Коррупциягә каршы тору турында"гы 273 нче номерлы Федераль Законда коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәш принципларының нигезләре күрсәтелгән һәм, милекчелекнең нинди формасында булуга карамастан, коррупция фактларына юл куймау һәм кисәтү өчен юридик затларның бурычлары билгеләнгән.

Нияз МИСБАХОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы.
Әйтик, Федераль Законның 3 нче һәм 6 нчы маддәләрендә әйтелгәнчә, Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору кеше һәм гражданинның төп хокукларын һәм иреген, дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлегендә законлылыкны, хәбәрдарлыкны, ачыклыкны тәэмин итү һәм яклау; сәяси, оештыру, мәгълүмати-пропаганда, социаль-икътисади, хокукый, махсус һәм башка төрле чараларны комплекслы куллану; дәүләтнең гражданлык җәмгыяте институтлары, халыкара оешмалар һәм физик затлар белән хезмәттәшлек итү принципларына нигезләнә.
Коррупциягә юл куймауның нәтиҗәле чараларыннан берсе - расланган план нигезендә коррупциягә каршы сәясәт алып бару. Оешманың коррупциягә каршы сәясәте - оешма эшчәнлегендә шундый юнәлештәге хокук бозуларны профилактикалауга, булдырмауга юнәлдерелгән һәм үзара бәйләнешле принциплар, процедуралар, конкрет чаралар комплексы ул. Аерым бер оешманың коррупциягә каршы сәясәтенең эчтәлеге шул оешманың үзенчәлекләреннән, эш алып бара торган шартларыннан чыгып билгеләнә.
"Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Законның 13.3 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, оешмалар коррупциягә каршы гамәлләр планы эшләп, чаралар күрергә тиешләр. Аңа кертелү ихтимал булган пунктлар:
1) коррупциягә яки башка төрле хокук бозуларга каршы профилактика өчен җаваплы бүлекчәләрне яки аерым затларны билгеләү;
2) оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүе;
3) оешманың намуслы эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән стандартларны һәм процедуралар планын эшләп, гамәлгә кертү;
4) оешмада эшләүчеләрнең этика һәм эштә үз-үзен тотышы кодексын кабул итү;
5) мәнфәгатьләрнең каршылыгын булдырмау, көйләү;
6) рәсми булмаган хисаплар төзүгә һәм ялган документлардан файдалануга юл куймау.
Оешманың коррупциягә каршы сәясәтен һәм коррупциягә каршы торуга кагылышлы мәсьәләләрне кисәтә, көйли торган башка документларын локаль норматив актлар формасында кабул итү зарур, бу аларның оешма хезмәткәрләре тарафыннан мәҗбүри үтәлүен тәэмин итәргә булышачак. Моннан тыш, оешмаларда коррупциягә яки башка төрле хокук бозуларга каршы профилактика өчен җаваплы бүлекчәләрне яки аерым затларны оешманың бурычларыннан, эшчәнлек үзенчәлекләреннән, штатта күпме кеше булудан, оештыру структурасыннан, матди ресурслардан чыгып билгеләү таләп ителә. Коррупциягә яки башка төрле хокук бозуларга каршы профилактика өчен җаваплы бүлекчәләр яки аерым затларның бурычлары, функцияләре, вәкаләтләре төгәл һәм анык күрсәтелгән булырга тиеш.
Шул рәвешле, коррупциягә каршы юнәлтелгән сәяси, мәгълүмати-пропаганда, социаль-икътисади, хокукый, махсус һәм башка төрле чараларны комплекслы һәм системалы төстә куллану закон чыгаручы тарафыннан планлы нигездә гамәлгә ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса