Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Почтальонның юлы озын

"Ялкын" приютында эшләүчеләр һәм тәрбияләнүчеләр Россия почтасы көне чараларында актив катнашырга булдылар.

Анастасия НАТАЛЬИНА,
стационар бүлеге мөдире.
Һөнәри белем сайлау һәм хезмәткә өйрәтү юнәлешендә алып барыла торган эш проектлары кысаларында, педагоглар Ләйсән Әхмәтова белән Людмила Москвичева балаларны беренче конвертның балчыклап катырылган ботаклардан үрелгән, җепләр белән чорналган кыяфәттә булганлыгы, беренче почта бүлекчәсе оешканга инде 300 елдан артып киткәнлеге, марканың туган җире томанлы Альбион икәнлеге кебек кызыклы почта фактлары белән
таныштырдылар.
Малайлар һәм кызлар, педагоглары белән бергәләп, 2 нче почта бүлегендә экскурсиядә булдылар, почтальон "камыты" киеп карадылар: посылка алырга өйрәнделәр, башка приютларда яшәүче балаларга хатлар язып җибәрделәр һәм, билгеле инде, барлык почта хезмәткәрләрен котладылар, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса