2015 елдан пенсияне яңа формула буенча исәпләп чыгарачаклар. "Хәзерге вакытта пенсия күләменә стаж аз йогынты ясый. Ә пенсияне яңа төрле ысул белән исәпләү стажның әһәмиятен арттырачак, - дип белдерде 17 декабрь көнне узган пресс-конференциядә ТР буенча РФ Пенсия фондының Бөгелмә районы һәм шәһәре идарәсе җитәкчесе Зоя Калин. - Гомумән, беренче...
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Латыйпова шушы яңалык турында слайдлар файдаланып, тәфсилләп сөйләде. Белгечнең чыгышыннан күренгәнчә, пенсия исәпләүнең яңа формуласы баллар белән эшләүне күз уңында тота. Балларның санын, җитәкченең үз эшчесе өчен түләгән иминиятләштерү взносларын хезмәт хакының максималь взнос түләнә торган иминиятләштерү взнослары суммасына бүлеп, килеп чыккан санны унга тапкырлап табалар. Әлеге баллар балалар белән декрет ялында утырганнарга да, хәрби хезмәт үтүчеләргә дә, инвалидларны караган вакыт өчен дә бирелә. Шунысын игътибарга алу зарур, баллар тупланганда бары тик рәсми хезмәт хакы гына санала. Димәк, керем күбрәк булган саен, булачак пенсия күләме дә арта. Ә бер баллның ничә сумга тигез булачагын РФ Хөкүмәте билгеләячәк.
"Хәзерге вакытта, дәүләт тарафыннан түләнелә торган пенсиягә ия булу өчен, ким дигәндә, 5 ел стаж да җитә иде. Ә яңа кагыйдәләр буенча иминиятләштерү пенсиясенә ия булыр өчен, ким дигәндә, 15 ел стажың буллу кирәк. Әмма 2015 елда пенсиягә чыгучылар 15 еллык стажлы булырга тиеш дигән сүз юк. Әгәр дә кеше 2016 елда лаеклы ялга китә икән, аның стажы, ким дигәндә, 6 ел, 2017 елда китсә - 7 ел, 2018 елда китсә 8 ел булырга тиеш", - дип аңлатты Е. Латыйпова. Димәк, иминиятләштерү пенсиясен алыр өчен 2025 елда пенсиягә чыгучылар, ким дигәндә, 15 ел стажлы булырга тиеш.
15 еллык эш стажы булмаган гражданнар социаль пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Әмма социаль пенсия хатын-кызларга - 60, ир-атларга 65 яшьтән генә түләнә.
Тагын бер яңалык: лаеклы ялга соңрак яшьтә чыгучыларның пенсияләре шактый күбрәк булачак. Мисал өчен, тиешле вакыттан 5 елга соңрак лаеклы ялга китсәң, җыйган балларның 45 проценты өстәмә түләнәчәк. Шулай ук тәгаенләнгән түләү суммасы да 36 процент өстәлә. Ун елга соңрак чыксаң, баллар 2,32 тапкырга арттырыла.
Бүген пенсиядә булучыларга әлеге яңа формула кагылмаячак. "Аларның пенсия күләмнәре кимемәячәк, ә кайбер күп стажга ия категорияләрнеке хәтта берникадәр артырга да мөмкин", - дип ассызыклап үтте бу уңайдан Зоя Калин.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Нефедова исә софинансированиегә кагылышлы яңалыклар, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең пенсия алуга хокукларын яклау, аларга Пенсия фонды тарафыннан куелган таләпләрне үтәүнең никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. "Бүгенге көндә безнең районда 2 680 эшмәкәр исәптә тора, шуларның 850се салым декларациясен тапшырмый. Югыйсә, без аларның барысына да уведомлениеләр җибәрәбез һәм алар түләүләр вакытында башкарылмаган очракта никадәр зур күләмдә арттырып түләргә туры киләчәге турында да беләләр", - диде белгеч.
Пресс-конференция барышында чыгыш ясаган белгечләр, бөгелмәләргә мөрәҗәгать итеп, электрон чыганаклардан, шәхси кабинеттан тулырак файдаланырга чакырдылар.
Пенсия реформасына кагылышлы барлык мәгълүматларны www.pfrf.ru сайтыннан һәм район Пенсия фонды идарәсеннән дә белешергә мөмкин.