Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Педагоглар киңәшләшә

13 август көнне Бөгелмәдә республика педагогларының август конференциясе ачылды. Анда мәгариф һәм фән хезмәткәрләре, белгечләр, муниципаль җирлекнең мәгариф идарәсе методистлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша.

Август конференциясенең беренче көне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү өлкәсендә эшләүчеләр арасында узды. Татар мәдәният үзәгендә үткән утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм аның урынбасарлары, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. Биредә педагоглар һәм тәрбиячеләр "Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру чарасы буларак, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүдә бердәм мәгариф фәлсәфәсе", "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социальләштерүнең мөһим структур компоненты", "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күптеллелек компетенциясен үстерү шарты", "Өзлексез тәрбия модульләре чаралары ярдәмендә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларында үзара кулдашлык мөнәсәбәтләрен формалаштыру" темалары буенча фикер алыштылар. Тәрбиячеләр төрле секцияләрдә катнашты. Алар "Тургай", "Журавушка", "Дельфин", "Сказка" балалар бакчаларында булды. Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм районында 57 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Анда 6 166 бала тәрбияләнә.

Әлмәт шәһәренең мәгариф идарәсе методисты Лилия Нәбиуллина белән Әлмәтнең "Алсу" балалар бакчасы мөдире Лилия Төхбәтуллина (рәсемдә) конференциядә бик теләп катнаша. "Бөгелмәләр бик зур тырышлык куеп әзерләнгән, без бераз хәтта шок хәлендә әле. Монда үрнәк итеп алырдай идеяләр шундый күп. Булган һәр җирдә хәйран калып йөрдек. Әлмәткә кайткач, биредә алган тәҗрибәне коллегаларыбыз белән дә уртаклашачакбыз. Безгә нык ошады", -- диләр.

ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чыгышында Бөгелмәнең мәгариф өләксендә алга киткән шәһәр булуын тагын бер тапкыр ассызыклады. "Бөгелмәдә мәгариф идарәсен көчле җитәкче җитәкли, биредә көчле методик үзәк һәм көчле директорлар составы эшли. Шуңа да быелгы август конференциясен биредә уздырырга булдык. Бөгелмәдә укучыларның белем дәрәҗәсе югары. Мәсәлән, Бердәм дәүләт имтиханнары буенча рус теленнән уртача балл -- 83 процент (бу санны ишеткәч, республика педагоглары эмоцияләрен яшерә алмады, "ух" дип куйды), ә математикадан 65не тәшкил итә. Бу -- республика күрсәткечләреннән югарырак саннар. Системалы эш итү республиканың барлык педагоглары өчен үрнәк булып тора, биредә узачак дискуссияләр, фикер һәм тәҗрибә алышулар зур файда китерер дип уйлыйм", -- диде.

Киңәшмәдән соң Бөгелмә кунаклары үзәк мәйданда оештырылган күргәзмәне карап чыкты, педагогларның һәм укучыларның уңышлары белән танышты. Педагогларның август конференциясе 21 августка кадәр дәвам итәчәк. Пленар утырышка Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса