Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

ОДН. Аны ничек “йөгәнләргә”?

Түләү квитанцияләрендә инде күпләрнең үзәгенә үткән "ОДН" (общедомовые нужды, ягъни гомумйорт күләмендә сарыф ителгән ут, су дип аңларга) графасы каян барлыкка килә? Аннан ничек котылырга, югалтуларны ничек киметергә? Кешеләрнең теңкәсенә тигән һәм кесәсенә суга торган бу һәм башка сораулар Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, йортлар буенча билгеләп куелган башлыклар,...

Марина КОЛЕСНИКОВА.
ОДНны мөмкин кадәр киметү һәм контрольдә тоту - мөмкин эш, бары тик йортларда билгеләп куелган башлыклар (русча аларны "старшие по домам" дип атыйлар) грамоталы һәм инициативалы үткен кешеләр булсын. Иң мөһиме - үзләренә йөкләнгән вазифаларга намус белән карасыннар. Андыйлар эшләгән йортларда ОДН проблемасы хәл ителгән, ә үз эшенә формаль күзлектән генә караучылар булган йортларда тәртипсезлек хөкем сөрә, түләүләрне кабат исәпләтүләр гадәти хәл булып тора.

ОДНның күпләп исәпләнүенә "нуль" пропискалы, ягъни легаль яшәмәүче квартирантлар тора торган фатирлар гына түгел, ә счетчик әйләнешен әкренәйтү өчен төрле хәйләләр кулланучылар, күрсәткечләрне киметеп бирүче хуҗалар да гаепле. Район башкарма комитеты җитәкчесе Т.Никулина әйтүенчә, республикада андый "осталар" белән эшләү тәҗрибәсе бар икән инде. Ярамаган гамәлләр белән "каплап", ялган мәгълүматлар биргән фатир хуҗасына ул түлисе сумма аның ялганы ачылган айдан түгел, ә прибор куйган көннән үк норматив буенча чутлап бирелә. Менә шуннан соң уйлап карагыз...
Шулай да ОДНнан котылуның иң ышанычлы юлы - барлык квартирлардан да дөрес мәгълүматларның вакытында тапшырылуы ул. Карл Маркс урамындагы 30 нчы йорт мисалында бу бик ачык күренә. Йорт башлыгы Ольга Цыганок уйлап тапкан мәгълүмат җыю тәртибе бик отышлы булып чыккан, әлеге йорттагылар ОДН проблемасыннан котылган. Эш шунда ки, ресурслар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре мәгълүматлар алырга киләсе көнне бу йортта яшәүчеләр дә исемлектә үз фатир саны турысына күрсәткечен язып, имза куя.

Сүз дә юк, 50 квартирлы йортта, күбрәк фатирлылар белән чагыштырганда, моны эшләү җиңелрәк. Шулай да бер нәрсә бәхәссез - ОДНнан арыну өчен йорт башлыгының - энтузиаст, ә шул йортта яшәүчеләрнең бердәм булуы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса