Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Очрашу урыны – Сабан туенда

Новосибирск - миллион ярымнан артык халык яши торган һәм бөтен дөньяда танылу алган фән, мәдәният һәм сәнәгать үзәге ул. Биредә илебезнең иң зур этник диаспораларыннан берсе - татарлар аеруча күп яши.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
Бөгелмә муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотолары.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Агымдагы елның июнь аенда бөтен Себер төбәкләренең татар диаспоралары вәкилләре Себер федераль округы татарларының беренче корылтаена җыелып, актуаль сорауларны күтәрделәр һәм көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар. Съездда Себернең 12 төбәгеннән килгән делегатлар, шулай ук мактаулы кунаклар, күренекле фән әһелләре, сәнгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, руханилар, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре - барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Съезд делегатлары туган телне һәм милли традицияләрне саклау, татар мәктәпләре булдыру, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен бастыру, мәдәнияткә кагылышлы китаплар чыгару һәм таратуга бәйле күп кенә карарлар кабул иттеләр.
Менә шундый җитди сөйләшүләрдән соң "Себер Сабан туе - 2014" дип аталган традицион милли халык бәйрәме Новосибирск халкы күңеленә якты-матур җырларга, дәртле биюләргә бай күңелле бәйрәм булып уелып калды.
Сабан туе шәһәрнең үзәк паркында Себер татарларының беренче корылтае кысаларында узды. Бәйрәмнең мәдәни чаралар өлешендә, Себер федераль округы шәһәрләренең сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылары белән беррәттән, Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы
артистлары да чыгыш ясады. Новосибирск халкы - Сабан туе бәйрәмен караган тамашачылар фикеренчә, нәкъ менә бөгелмәләр бәйрәмгә чын милли рух өстәделәр, татар халкының киң күңеллелек, кунакчыллык кебек сыйфатларын ныграк ачып бирә алдылар да.
Сабан туе бәйрәмендә Новосибирск өлкәсе мәдәният министры Василий Кузин, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары Бөгелмә авылларының традицион милли "шәхси хуҗалыклары"н карадылар. Борын-борыннан килә торган матур гадәт буенча һәр ихатада аларны ачык йөзле кунакчыл хуҗабикә кулларына чәкчәк тотып каршы алды. Кунакларга Сабан туеның татар-башкорт халыкларының табигать язын уянып җиткән мәлдә уздырыла торган, тамырлары бик тирәнгә - ерак гасырларга барып тоташа торган милли бәйрәме икәнлеге турында сөйләделәр.
Традиция буенча хәзер Сабан туе бәйрәмнәре июнь аенда - язгы чәчүләр төгәлләнгәч уздырыла һәм ул узганнарның - бүгенгегә, бүгенгенең киләчәккә барып тоташуын символлаштыра. Сабан туе ачык мәйданга яшен-картын, төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт вәкилләрен, төрле дин кешеләрен дәшеп китерә, дуслаштыра. Дәртле биюләр, шатлыклы һәм моңлы җырлар, сәхнәләштерелгән тамашалар, уеннар, бәйгеләр, ярышлар һәм көч сынашулар, төрледән-төрле тәмле-тәмле милли ризыклар, татлы тәм-томнар - боларның барысы белән дә ерак Себер төбәгендә яшәүчеләрне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгенең сәнгать осталары таныштырды, аңлатты, ирештерде.
Илдус Касыймов, Сабан туен тамаша кылырга җыелган халык алдында чыгыш ясаганда, иң башта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайнар сәламнәрен һәм җылы котлавын ирештерде. Бәйрәмдә катнашучы һәркемгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм бары тик матур тәэсирләр генә теләп, чараны оештыручы хуҗаларга бүләкләрен тапшырды.
Халык бәйрәменең үзәген һәм Сабан туендагы спорт ярышларының төп чарасын тәшкил иткән милли көрәш бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Билалышта үз көчен сынап карарга теләгән тамашачылар да шактый булып чыкты. Ярышларга хөкемдарлык итәргә Бөгелмәдән грек-рим көрәше буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры Рәис Садыйков барган иде. Әлеге спорт ярышларының төп призы, әлбәттә, тәкә булды. Аны җилкәсенә салып мәйдан әйләнү һәм алып китү бәхете Бөгелмә көрәшчесе Әскәр Сафинга елмайды. Дөрес, көрәшче егет аны Бөгелмәгә үк алып кайтмады, ә сәхнә янына кадәр генә күтәреп алып барды һәм Новосибирск мәчетенә бүләк итте.
Сабан туенда катнашучылар шулай ук төрле милли уеннарда, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Халыкны кызыктырган мавыктыргыч күңелле чаралар арасында татар милли ризыкларын әзерләү дә бар иде. Сабан туенда иң гүзәл кызны ачыклау да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Халык бәйрәме дискотека - татар көйләренә бию белән төгәлләнде. Көн болытлы булуга, яңгыр сибәләп торуга да карамастан, бөгелмәләр катнашында узган Новосибирск Сабан туе татарларның олуг милли бәйрәмен тамаша кылырга килгән берәүне дә битараф калдырмады, Тамашачылар да, катнашучылар да милли бәйрәмнән иң якты тәэсирләр белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса