Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз төрки халыкларның уртак бәйрәме санала. Икенче төрле аны төрки халыкларның Яңа елы дип тә атыйлар. Бөгелмәдә дә әлеге бәйрәм матур традициягә әверелде, ел саен күркәм итеп үткәрелә. Быел бәйрәм чарасы 20 март көненә билгеләнгән иде. 19 март көнне исә Кыш бабай, ачуланып булса кирәк, ишеп кар яудырды. Бер тәүлек...
Нәүрүз төрки халыкларның уртак бәйрәме санала. Икенче төрле аны төрки халыкларның Яңа елы дип тә атыйлар. Бөгелмәдә дә әлеге бәйрәм матур традициягә әверелде, ел саен күркәм итеп үткәрелә.
Быел бәйрәм чарасы 20 март көненә билгеләнгән иде. 19 март көнне исә Кыш бабай, ачуланып булса кирәк, ишеп кар яудырды. Бер тәүлек эчендә табигать янәдән ап-ак карга күмелде, кыш кабат кайтты дияргә була. Мондый һава шартларында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү дә сорау астында калды...
Әмма 20 март иртәсе чалт аяз күк йөзе, елмаеп торган кояшы белән каршы алды бөгелмәләрне. Шуңа күрә билгеләнгән вакытта шәһәрнең балалар паркында бәйрәм тантанасы башланды.
Яз килә, яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Тып-тып итеп тамчы тама,
Инде кар эреп бара,
- дигән сүзләр белән башлап җибәрделәр Нәүрүз бәйрәмен. Сер түгел, әлеге бәйрәм шәһәребезнең Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре инициативасы, алар көче белән үткәрелә. Быел да Нәүрүзгә әзерлек эшләре алдан ук башланган булган. Концерт номерлары: җыр-биюләр, уеннар - барысы да эзлекле итеп алып барылды. Сәхнә тоткан Эдуард Гафиятуллин белән Регина Нәҗмиева артистларны бер-бер артлы чыгара тордылар. Тамашачы әлеге чыгышлардан инде тәмам кызган бер мәлдә, "Карга боткасы"ның пешеп чыгуы турында игълан иттеләр. Саф һавада бигрәк тәмле була шул инде ул! "Карга боткасы" дигәннән, балалар паркында үскән каен агачларын кара каргалар сырып алган иде. Алдагы көндә карга бураны чыгып, аларның туган якларына әйләнеп кайту билгесе булган икән лә.
Бәйрәм дәвам итте. Нәүрүзгә килгән балалар үзләренә төрле шөгыль таба алды. Кемдер карда уйнады, кемдер уенчыклар алды, кемдер үз куллары белән кояш ясады, андый мөмкинлекне аларга үзәк китапханә хезмәткәрләре тудырган иде. Сәхнәдә исә, үзебезнең артистлардан тыш, шәһәребезнең үзбәк диаспорасы вәкилләре дә чыгыш ясады һәм тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Бәйрәм шулай күркәм генә ахырына якынлашты.
Нәүрүз бәйрәмен дуслык бәйрәме дип атарга да тулы нигез бар.
Ник дигәндә, әлеге бәйрәмдә шәһәребездә төпләнгән төрле милләт вәкилләре дә катнаша. Аларның катнашуы бәйрәмгә аерата бер төсмер өсти, бездә халыкларның үзара дустанә яшәвенә ачык мисал булып тора. Быелгы бәйрәмдә азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре күренмәде. Югыйсә, аларның дәртле
чыгышлары тамашачыны аеруча җәлеп итә торган иде. Киләсе елларда шулай булыр дип өметләник. Әлеге мәсьәләне хакимиятнең иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге дә күз уңыннан ычкындырмас дип ышанасы килә.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа