1 майдан алып, теләсә кайда мал чалырга ярамаячагы турындагы хәбәрне күпләр ишеткәндер инде (имеш, хәзер мал суярга уйласаң, аны өеңдә башкарырга ярамый, район үзәгендәге махсус чалу урынына алып барырга кирәк).
Ул халык арасында зур шау-шу һәм ризасызлык тудырды. Белгечләр аңлатуынча, 1 майдан ике төрле регламент үз көченә керә. Ит һәм сөт җитештерүдә кайбер таләпләр үзгәрә. Бүген безнең төп максат - Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) таләпләренә җавап бирә торган сөт һәм ит ризыклары җитештерү. Таможня, чик буе хезмәте берлеге безгә катгый таләпләр куя. Сөт һәм ит җитештерүчеләр моңа кадәр сыйфатка декларация узсалар, 1 майдан соң ул бетерелә һәм ветеринар сертификат барлыкка килә. Җитештерүчеләр дәүләт теркәве узып, үзләренең сыйфатлы ризык җитештерүләрен расларга тиеш булалар.
Бу яңалык сәүдә нокталарына чыгарылганнарга гына кагылачак, ди. Ветеринар тикшерү узмаган бер генә ризык та сәүдә ноктасына чыгарылмаячак, дип кисәтә белгечләр. Элек юл буенда басып торган апалардан иртән савылган сөтне сатып алып булса, 1 майдан теләсә кайда сөт сату тыела. Сатылачак сөт лаборатория тикшерүе узарга тиеш.
Моңа кадәр дә ветеринар белешмәсеннән башка ит сату тыелды. Тик хәзер табиб бу эштә үзе катнашып, малны чалу урынына китергән вакыттан алып, аны эшкәрткәнгә кадәр тикшерү уздырырга тиеш, аннан соң гына белешмә бирә ала. Бер хуҗалыкта асралган берничә малны суярга туры килгән очракта, бер генә белешмә биреләчәк һәм бер генә белешмә өчен акча түләтәчәкләр. Һәр терлек өчен түләргә туры килмәячәк.
"Малны асралган урынында чалырга ярамагач, бу эшне кайда башкарырга соң?" дигән сорау туа. Бу гамәлне башкаруга урынны әзерләү хәстәрен район хакимияте күрергә тиеш икән. Районга берне төзиләрме, һәр авыл саенмы, монысы алар карамагында булачак. Хәер, бүген авыл саен мал да юк дәрәҗәсендә бит инде.
1 майга кадәр вакыт аз калып бара. Шушы датага чаклы акча табып, проектлар эшләнеп, мал чалу урыннары төзеп бетерелергә тиеш.
Хәзер икенче бер сорау туа. Районга бер генә мал сую урыны булса, кешеләр авылдан малларын ничек алып килергә һәм суйдырып алып кайтып китәргә тиеш соң? Зур мал булганда, аны салып барырга машинасы кирәк булачак, ә бу, үзегез дә беләсез, шактый чыгымнар сорый. Бензинына түлә, чалган кешесенә түлә...
Үзең өчен дип чалынган малларга бу кагыйдәләр кагылмый, дип юата белгечләр. Кош-корт асраучыларга да, әгәр сатарга уйласа, махсус урынга алып барып суйдырырга түгел, өендә суеп, ветеринар белешмәсе алу да җитә диләр.
Халыкны борчыган икенче мәсьәлә - корбан чалдыру. Бу закон кысаларында хәзер корбан малын да махсус урында гына чалдырырга ярый. Сатарга мал үстерсәң, аны алыпсатарларга да биреп җибәреп була. Ә корбан чалдырырга уйлаган кешегә, малны сатып алудан тыш, алып барып, суйдырып, кире алып кайту мәшәкатьләре дә өстәлә. Регламентның үтәлешен "Россельхознадзор" хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Бу кагыйдәләрне бозучыларга штраф күләме дә шактый зур: физик затка - 1 - 2 мең, рәсми затка - 10 - 20 мең, юридик зат булмаган эшмәкәрләр өчен - 20 - 30 мең, ә юридик затларга -
100 - 300 мең сум.
Гомер-гомергә авылда яшәүче халык малны үз ишегалдында суйды, ниндидер чирләр, чума таралганын ишеткән булмады. Гадәттә, авыл кешесе малын кирәк-яракка акча булдыру максатыннан суеп сата. Хәзер ишегалдында суеп сата алмагач, тагын шул алыпсатарларга очсыз хакка биреп җибәрергә генә кала. Авылларда мал асрап көн күрүчеләргә чираттагы аяк чалу инде бу. Ике елга якын абзарда чылбырда тоткан 5 - 6 центнерлы үгезне, законда әйтелгәнчә, кеше яши торган җирдән 300 метр читкә алып барып карагыз әле. Бу, гомумән, мөмкин эш түгел. Кагыйдәсенә туры китерим дисәң, аны мал чала торган урынга алып бара башласаң, күпме кеше гарип калачак, фаҗига дә килеп чыгарга мөмкин.
Берәү өчен дә сер түгел, соңгы ике-өч дистә елда колхоз малы таланды, тамырын корыткач, бүген менә шуңа күрә уйлап табалар инде авыл халкының соңгы тамчы канын эчүнең яңадан-яңа ысулларын. Авылда мал асрап яшәгән кешегә субсидия бирәсе урынга (ә бит Көнбатыш илләрендә терлекчелек тармагы
60 процент дотациядә утыра) безнең чиновниклар авылны бетерүнең яңа ысулын эзли.
Бүген болай да авыл җирендә мал асрау бик зур чыгымнар таләп итә. Халык шуңа да мал санын күпкә киметте инде. Алга таба барлык сыерларны да бер урынга җыеп кына саварга рөхсәт ителә дигән кебегрәк закон чыкса, бер дә гаҗәпләнмәгез, җәмәгать. Бездә барысы да булырга мөмкин...