Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Әнием шатлыгы

Соңгы елларда 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне киң билгеләп үтелә башлады.

Ул әти-әниләрне ярату, алар турында кайгыртучанлык

күрсәтү көне буларак зур популярлык казанды. Бу көн, билгеле инде, балаларга да адреслана. 10 июльдә нәкъ менә шундый котлаулар һәм уеннар программасы белән Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше координация үзәге иреклеләре һәм "Миллениум" клубы педагог-психологы
Анжела Лазарева, "Вита" санаторий-профилакториенда ял итүче 80 бала янында кунакта булып, "Мамина радость" дип исемләнгән акция уздырдылар.
Күңелле зарядка, кызыклы конкурслар, хәрәкәтле уеннар - балалар боларның берсеннән дә читтә калмады. Барысыннан да бигрәк шушы мөһим темага асфальтта рәсемнәр ясау аларның күңеленә хуш килде. Үзләренең рәсемнәре аша балалар әти-әниләренә, якыннарына булган ярату хисләрен
белдерделәр.
Наталья КУЛАГИНА,
Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше
координация үзәге җитәкчесе.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса