Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде
2008 елдан, ягъни күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 6600 күпатлы йортны төзекләндерүгә 24,6 миллиард сумлык финанс чаралары тотылган. Республикадагы күпкатлы йортларның 42 процентында яшәү шартлары яхшыртылган дигән сүз бу. Әлфия МОСТАФИНА. Әлеге саннар һәм фактлар 13 октябрьдә Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды...
2008 елдан, ягъни күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 6600 күпатлы йортны төзекләндерүгә 24,6 миллиард сумлык финанс чаралары тотылган. Республикадагы күпкатлы йортларның 42 процентында яшәү шартлары яхшыртылган дигән сүз бу.
Әлфия МОСТАФИНА.
Әлеге саннар һәм фактлар 13 октябрьдә Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турында"гы РФ Законының үтәлешенә багышлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә җиткерелде. Анда "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды" дәүләт корпорациясенең генераль директоры Константин Цицин да катнашты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгышыннан күренгәнчә, республикада капиталь төзекләндерү таләп ителгән тагын 32 миллион квадрат метр мәйданны биләп торган 7014 йортны төзекләндерү өчен 35 миллиард сумга якын акча таләп ителә. "2012 елгы капиталь ремонт программасы өчен каралган лимит агымдагы ел программасындагы күләмдә расланды. Ягъни эш күләме дә быелгы кебек булачак. Шушы темплар белән капиталь төзекләндерү бурычын тулысынча башкару өчен 6-7 ел вакыт таләп ителә", - диде министр.
Президент Рөстәм Миңнеханов исә соңгы дүрт ел эчендә Татарстанда йортларны капиталь төзекләндерү буенча зур тәҗрибә тупланды дип саный. "Елдан-ел подрядчыларга таләпләр катлаулана бара. Торак милекчеләреннән бу максатларга акча туплау системасы да яхшы гына эшли", - дип ассызыклады ул. Президент, бу программаның мөһимлеген, аның кешеләрне, торак пунктларны үзгәртүдәге әһәмиятен искәртеп, торакны капиталь төзекләндерүне тәмамлау өчен респуб-
ликага тагын 4-5 ел дәвамында "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды" ярдәме кирәк булачагы турында белдерде.
Федераль фонд җитәкчесе Константин Цицин сүзләренә караганда, "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды" эшли башлаганнан бирле төбәкләргә, үзләренең дә финанслауда катнашуын исәпкә алып, программаларны тормышка ашыру өчен 367 миллиард сум акча җибәрелгән. Шуның 6,2 проценты - Татарстан өлеше. Бу кадәрле акча - төбәкләр арасында иң зур өлеш. Цицин монда республика җитәкчелеге кабул иткән карарларның, капиталь ремонт буенча алып барылган зур эшләрнең саллы роль уйнавын аерым искәртте. "Баштагы елларда федераль фонд белән республика капиталь төзекләндерү программасын тигез өлешләрдә финансласа, соңрак хәл бераз үзгәрде. Бүген Татарстан әлеге программа буенча федераль фондтан алынган 1 сумга үзеннән 15 сум акчасын тота. Бу - бик лаеклы үрнәк".
Күргәнегезчә, Татарстан быелгы капиталь ремонт программасын планлаштырылганнан бер айга алданрак тәмамлый. Хәзергә планда каралган 999 йортның 998ендә эш тәмамланган, 4265 миллион сумлык эш (лимитның 99 проценты) башкарылган. Рәсми мәгълүматларга караганда, Бөгелмә муниципаль районында 176,1 миллион сумлык эш башкарылган, дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 174 миллион сумлык эш кабул итеп алынган. Капиталь ремонт программасын үтәп чыгу өчен муниципаль берәмлеккә фондтан - 2,51 миллион сум, республика бюджетыннан - 4,96 миллион сум, җәмгысе 7,47 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстан программаны үтәп чыгып, федераль фонд алдында йөкләмәсен үтәгәч, быел өстәмә акчага өметләнә аламы? Федераль фонд җитәкчесе бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте. "Әлегә барлык акча да үзләштерелмәгән. Ел ахырына кадәр алар тиешле максатларга тотылып бетәр дип ышанабыз. Нәкъ менә шундый очрак өчен фондта махсус бонус чаралары каралган. Әгәр дә капиталь ремонт һәм авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программалары буенча республика быелгы йөкләмәләрен вакытында үтәп чыга икән,2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан тагын 250 миллион сум алачак", - диде ул.
Киләсе елга исә Татарстанда бу программаларны гамәлгә ашыру максатларына федераль фонд республикага 1 миллиард сумга якын финанс бүлүне планлаштыра.
Күптән түгел Президент Рөстәм Миңнеханов Парламентка еллык Юлламасында мәктәпләребезнең матди базасын ныгытудан башка гына республикада мәгариф стратегиясен алга таба гамәлгә ашырып булмаячагы, шуңа күрә, яңа мәктәпләр төзү белән беррәттән, гамәлдәгеләренең хәлен даими игътибарда тоту зарурлыгы турында әйткән иде. Республика башлыгы ТР Хөкүмәтенә агымдагы ел ахырына кадәр мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча өч еллык программа эшләү һәм кабул итү бурычы куелуын җиткерде. Программаны киләсе елдан гамәлгә ашыра башларга уйлыйлар.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә шушы мөһим мәсьәләне күтәреп, әлеге программаның, кимендә, өч елга исәпләнәчәген әйтте. Программа нигезендә, бюджет акчасы исәбенә мәктәпләрнең түбәләрен, тәрәзәләрен, инженерлык челтәрләрен яңарту күздә тотыла. Ә калган өлешне төзекләндерү өчен муниципалитетлар химаячеләр эзләргә, финанслауның башка чыганакларын табарга тиешләр.
Киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов 2012 елда капиталь ремонтны башкаручы подряд оешмаларын быелгы эш нәтиҗәләре буенча сайларга, ә менә графикны барлык ремонт эшләрен дә 2012 елның сентябренә тәмамларлык итеп төзергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа