Наркотиклар кулланучы кешеләр - авырулар, алар наркотик матдәләргә бәйле булалар. Кызганычка, наркомания - хроник авыру. Аны дәвалау да бик озакка сузыла. Элегрәк дәвалау детокс бүлегендә генә башкарыла, ягъни авыруга дару препаратлары ярдәмендә кризис чоры ("ломкасы") үткәнче ярдәм күрсәтелә дә ул хастаханәдән чыгарып җибәрелә һәм бу рәвешле дәва алган чирлеләр беркадәр...
Дамир МИҢНУЛЛИН,
тернәкләндерү үзәге баш табибы.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт карамагында - 5, дәүләтнеке булмаган 10 шундый үзәк эшли. Аларның саны елдан-ел арта бара. Эш тәҗрибәбездән чыгып, без шуны әйтә алабыз, безнең наркология бүлегендә дәваланып, аннары Казанда, Чаллыда һәм 2013 елның 1 декабреннән эшли башлаган безнең үзәктә озак вакыт тернәкләнү узган авырулар инде ремиссия халәтендә яшиләр, ягъни наркотиклар кулланмыйлар.
Шәһәребезнең тернәкләндерү үзәгендә, башка дәүләт учреждениеләрендәге кебек үк, башта пациентның үзен авыру дип тануына ирешү юнәлешендә эш алып барыла. Ә бу еш кына авыр бирелә, чөнки бәйлелекнең төп симптомнарыннан берсе - нәкъ менә шуны танымау: тирә-юньдәгеләр барысы да моны күреп тора, ә авыру үзе алай санамый. Икенчедән, дәвалану кирәклекне төшендерү.
Хәзерге көндә наркологта "наркомания" диагнозы белән 509 кеше - "диспансер", 336 кеше "профилактика" учётында тора. Тернәкләндерү үзәгендә 130 кеше дәваланып чыкты, шуларның 15е - суд карары нигезендә.
Һәр авыру кешедә нормаль тормышка әйләнеп кайту теләге бар, әмма бу, ни кызганыч, бар кешенең дә кулыннан килми. Наркотикларга бәйле кешенең үзен авыру дип тануы гына түгел, ә аның билгеләрен җиңәргә, проблемаларын наркотиклар кулланмый гына хәл итәргә өйрәнүе, җәмгыятьтәге нормаль тормышка кайтырга омтылуы да бик мөһим. Белгечләр ярдәменнән башка, дәвалауның барлык этапларын да үтми торып, наркотиклардан үз көчең белән генә котылу мөмкин эш түгел. Ә андый ярдәмне бөгелмәләр шәһәрдән читкә китми генә, Бөгелмәнең хроник алкоголизмнан интегүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә ала алалар. Биредә алкогольгә, наркотикларга бәйле кешеләр дәвалана, афәтне бергәләп җиңү өчен аларның туганнарына ярдәм күрсәтелә.