Муса Җәлил – безнең йөрәкләрдә
2016 нчы елның февраль аенда бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Муса Җәлил үз исемен ике тапкыр мәңгеләштерде: беренчедән, шагыйрь, икенчедән, Бөек Ватан сугышы каһарманы буларак. Аның шигырьләре һәм поэмалары киң танылган, аның батырлыгы турында китаплар язылган, аңа зур һәм кечкенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган, аның исеме белән...
2016 нчы елның февраль аенда бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды.
Муса Җәлил үз исемен ике тапкыр мәңгеләштерде: беренчедән, шагыйрь, икенчедән, Бөек Ватан сугышы каһарманы буларак. Аның шигырьләре һәм поэмалары киң танылган, аның батырлыгы турында китаплар язылган, аңа зур һәм кечкенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган, аның исеме белән урамнар, театрлар, ерак планеталар аталган.
9 нчы урта белем бирү мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан шагыйрьнең юбилей датасына бәйле бик күп һәм кызыклы чаралар үткәрелде.
Балалар дәрестә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фильм караган, шагыйрьнең танылган шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыган. Аларның күңеленә "Күке", "Чишмә", "Бишек җыры", "Әтәч", "Вәхшәт","Кызыл ромашка" һ.б. шигырьләре кереп калган. Бу турыда балалар иншаларында язган.
Ә февральнең кояшлы бер көнендә укчылар үзләренең укытучылары Гөлназ Мәҗит кызы Билалова белән Муса Җәлилнең стеласы янына барган.
Мондый чаралар оештыру балаларны тынычлыкның кадерен белергә, Ватанны яратырга, тату , йомшак күңелле булырга, шагыйрьнең Ватанга, табигатькә, бердәнбер кызына карата тирән хисләрен, фашистларга булган көчле нәфрәтен аңларга өйрәтә. Муса Җәлилнең шигърияте халыкның югары идеаллары белән дәртләнгән, кешеләргә кайнар мәхәббәт белән тулган.
К.Тархова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа