Ил-көн сулышы
Мөселманнар футбол уйный
Бөгелмә шәһәрендә минифутбол буенча республиканың мөселман командалары арасында "Интер" кубогына турнир узды. Ярышларда Урыссу, Кукмара, Чистай, Баулы, Түбән Кама һәм Бөгелмә спортчылары катнашты.
Турнирны ачып, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов спортчыларны тәбрикләде, аларга ярышларда уңышлар теләде. "Инде өченче мәртәбә уздырылучы бу турнир елдан-ел спортчылар арасында популярлаша бара", -...
Бөгелмә шәһәрендә минифутбол буенча республиканың мөселман командалары арасында "Интер" кубогына турнир узды. Ярышларда Урыссу, Кукмара, Чистай, Баулы, Түбән Кама һәм Бөгелмә спортчылары катнашты.
Турнирны ачып, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов спортчыларны тәбрикләде, аларга ярышларда уңышлар теләде. "Инде өченче мәртәбә уздырылучы бу турнир елдан-ел спортчылар арасында популярлаша бара", - дип билгеләп узды ул.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урында - Урыссу командасы, бөгелмәләр - икенче мактаулы урында, Чистай футболчылары - өченче. Иң өлкән уенчы буларак, Таһир Сәлимов та (Бөгелмә, 1958 елгы) бүләк алды.
Денис Хәеров (Бөгелмә) турнирда - иң яхшы капкачы, Фәрух Фәрхетдинов (Урыссу) иң яхшы һөҗүм итүче дип танылды.
Ярышларны оештыручыларга ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса