Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Мәрхәмәтле булу кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы базарында контролер белән низагтан соң үлгән 82 яшьлек пенсионерның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты. "Безнең традицияләр, тәрбия бөтенләй башкага - өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Бу вәзгыятьне ачыкларбыз, гаеплеләр җәзасын алачак! Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт хакимияте федераль органнарының...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы базарында контролер белән низагтан соң үлгән 82 яшьлек пенсионерның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты.


"Безнең традицияләр, тәрбия бөтенләй башкага - өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Бу вәзгыятьне ачыкларбыз, гаеплеләр җәзасын алачак! Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт хакимияте федераль органнарының территориаль органнары җитәкчеләренә өлкән гражданнар белән эшләүне аерым контрольгә алырга кирәк. Безнең республикада мондый хәл булмасын өчен барысын да эшләү зарур", - диелгән телеграммада. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Ә хәл болайрак була: 17 майда Баулы базарында контролер белән бәрәңге сатучы 82 яшьлек пенсионер арасында низаг чыга. Контролер, бөтен кеше дә ишетерлек итеп, пенсионердан 150 сум акча түләвен таләп итә, әмма пенсионер аның таләбен законсыз дип таба, базар хезмәткәре исә чиләгендәге бәрәңгесен җиргә чәчеп җибәрә, базардан куа. Бу хәлдән соң абзый ярсып китеп бара. Икенче көнне ул йөрәге тотып үлә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса