Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Мәктәпләргә бушлай электрон дәреслекләр бирелде

Татарстанның 200дән артык мәктәбенә 7-9 сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр өчен 180 меңләп лицензия бирелде. Инде бу уку елында ук укучылар рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре...

Татарстанның 200дән артык мәктәбенә 7-9 сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр өчен 180 меңләп лицензия бирелде.


Инде бу уку елында ук укучылар рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча электрон дәреслекләрдән файдалана алачак.

Моннан тыш, 70 меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе Татарстан укытучыларына да тапшырылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән ачыклык кертүләренчә, 20 сентябрьдә аларны электрон материал белән эшләргә өйрәтүче укулар да узган. Электрон әдәбиятны китерү һәм укытучыларны укытуны "Мәгариф" нәшрияты түләүсез рәвештә башкарган.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса