Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Мисырның Россия туристлары өчен кайчан ачылачагы билгеле булды

Россия туристлары өчен Мисыр курортлары быелгы көздә үк ачылырга мөмкин, дип хәбәр итә "Российская газета" Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән. "Пассажирларны каршы алу һәм озату зоналарында һәм курортларның үзләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылган. Моннан тыш, эксперт Мисырда Россия белгечләре эшләү ихтималын да әйтеп узган....

 

Россия туристлары өчен Мисыр курортлары быелгы көздә үк ачылырга мөмкин, дип хәбәр итә "Российская газета" Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән. "Пассажирларны каршы алу һәм озату зоналарында һәм курортларның үзләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылган. Моннан тыш, эксперт Мисырда Россия белгечләре эшләү ихтималын да әйтеп узган.

"Боларның барысы да куркынычсызлык дәрәҗәсен көчәйтә һәм Мисыр безнең туристлар өчен көз көне, төгәлрәк әйткәндә, октябрь аенда ачылырга мөмкин булу хакында сөйли. Сүз уңаеннан, хәзер анда ял итәр өчен артык эссе", - дигән Барзыкин.
 
Шул ук вакытта Барзыкин Россия турбизнесының Мисырдагы хезмәттәшләре белән элемтәләре тиз арада җайга салынырга мөмкин дигән фикердә тора. Чөнки анда аларның 1,5 миллиард сумнан артык депозиты ята. Шул ук кунакханәләр өчен түләнгән, ди эксперт.
 
Алданрак Мисыр хакимияте һава юлы элемтәсен торгызу өчен Россия куйган таләпләрне үтәвен әйткән иде. Июль азагында әлеге темага фикер алышу өчен Мәскәүгә Мисыр генераль прокурорының килүе көтелә.
 
Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә узган елның октябрь аенда, А321 лайнеры һәлакәткә юлыкканан соң, бетерелгән иде. Ул вакытта Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан 217 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды.
Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса