Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Минем киләчәгем”

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары, бер тапкыр хокук тәртибен бозган яшүсмерләр арасында бу хәлне кабатлауга юл куймау максатыннан, социаль-психологик тренинглар циклына тупланган дәресләр бирүне төгәлләделәр.

Елена КРУТЯКОВА, Светлана БУЛГАКОВА.
 
Әлеге дәресләрдә һәм чараларда "Преодоление" клубына йөрүче үсмерләр катнашты. Алар "Яшәү мәгънәсе һәм шәхси кыйммәтләр", "Минем киләчәгем", "Эшне төгәлләү" дигән һәм башка темалар белән таныштылар.
Соңгы дәрестә үзәк психологлары - шушы юлларның авторлары, һәрбер кешенең үз тормышы үзенчә, ягъни уникаль икәнен, үзең өчен ни-нәрсә мөһим булуын аңларга һәм кадерен белергә кирәклеген аңлату максатыннан, теоретик мәгълүмат бирделәр, күнегүләр уздырдылар.
Сөйләшүләр вакытында тормышта нинди кыйммәтне сайлау түгел, ә шуңа нинди юл белән ирешергә омтылу кешене җинаятьче итәргә мөмкин дигән фикергә басым ясалды. Шул ук вакытта әхлак нормаларының роле зур икәнлеккә дә игътибар юнәлтелде.
Дәреснең "Минем киләчәгем" дигән өлешендә, позитив "МИН" концепцияләрен формалаштыру йөзеннән, балалар әйләнә-тирәдәгеләргә мөрәҗәгать итеп, хуплау сүзләре, комплиментлар әйтештеләр. "Киләчәккә максат кую" дигән күнегү барышында яшүсмерләрне "Максат кую адымнары" моделе белән таныштырдылар, максат һәм аңа ирешү юллары турында сөйләштеләр.
Очрашу ахырында балалар тренинг вакытында тәкъдим ителгән барлык күнегүләрне кабат искә төшереп, барысы хакында да фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, сорауларга җаваплар эзләделәр. Аннары зур кәгазь битенә һәркем үз төшенгәнен чагылдырып, уртак бер картина ясадылар, теләкләрен ирештерделәр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса