Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Мөһим бурычлар билгеләнде

Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. 11 октябрьдә узган эшлекле киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков җаваплы җитәкчеләр алдына шундый бурыч куйды.

Әлфия МОСТАФИНА.
Илдар Халиков сүзләренчә, хәзер барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләре, шулай ук профильле республика министрлыклары алдында ике мөһим бурыч тора. Шуларның беренчесе - 2015 елгы республика программаларын әзерләү.
"2015 елның 1 гыйнварына барлык программалар да әзер булырга тиеш, - дип ассызыклады Премьер-министр. - Без беренче тапкыр үз алдыбызга мондый бурыч куябыз. Ул гади түгел, алда документлар белән бик күп эшләр тора. Әмма 1 гыйнварга 2015 ел республика программа-ларына кергән объектларга кирәкле документациянең барлыгын без ачык аңларга тиеш".
Икенче мөһим тема - 2014 елгы программа объектларында башкарылган эшләрнең актларын тапшыру. Рәсми мәгълүматларга караганда, берничә программа буенча кайбер муниципаль берәмлекләр хәзергә кадәр бер генә акт та тапшырмаган икән. Илдар Халиков муниципаль берәмлек башлыклары алдына, куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен, кыска вакыт аралыгында бу ике мәсьәлә буенча шәхси эш алып бару бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса