Мәхәббәт туннеле
Украинаның Ровно өлкәсендәге Клевань поселогы янында озынлыгы бер чакрымга кадәр сузылган Мәхәббәт туннеле бар. Куе булып бер-берсенә үрелеп үскән ямь-яшел агачлар һәм куаклыклар биредә тыгыз туннель хасил иткән. Җәйге кояш нурлары астында аның эчендә гаҗәеп матур күренеш ачыла. Туннель тимер юл өстендә барлыкка килгән. Аның аша агач эшкәртү комбинатына тәүлегенә...
Украинаның Ровно өлкәсендәге Клевань поселогы янында озынлыгы бер чакрымга кадәр сузылган Мәхәббәт туннеле бар.
Куе булып бер-берсенә үрелеп үскән ямь-яшел агачлар һәм куаклыклар биредә тыгыз туннель хасил иткән. Җәйге кояш нурлары астында аның эчендә гаҗәеп матур күренеш ачыла.
Туннель тимер юл өстендә барлыкка килгән. Аның аша агач эшкәртү комбинатына тәүлегенә өч тапкыр поезд йөри.
Бу истәлекле урынга төрле илләрдән туристлар һәм гашыйк парлар килергә ярата. Урындагы халык арасында туннельдән үткәндә теләгән теләк тормышка аша, дигән ышану яши.
Япония режиссеры Акийоши Имазаки 2014 елда әлеге табигать могҗизасы турында фильм төшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа