Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Мәгърифәтлеләр бәйрәм итә

Бөтен җан иясе белән беррәттән, барыбыз да ямьле һәм җылы язларны зарыгып көтеп ала. Илебез халкы 1 Майда Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтсә, 9 Майда гаять зур корбаннар хисабына яулап алынган Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте. Ул көннәргә дә 70 ел вакыт узып киткән инде. Өлкәннәребез өчен күз яшьләренә...

Бөтен җан иясе белән беррәттән, барыбыз да ямьле һәм җылы язларны зарыгып көтеп ала. Илебез халкы 1 Майда Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтсә, 9 Майда гаять зур корбаннар хисабына яулап алынган Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте.

Ул көннәргә дә 70 ел вакыт узып киткән инде. Өлкәннәребез өчен күз яшьләренә чыланган сагышлы көн ул. Әтиләребез, абыйларыбыз илебез азатлыгы өчен фронт кырларында кан койганда тылда әни һәм әбиләр, карт бабайлар һәм яшүсмерләр "Барысы да - фронт өчен, барысы да - җиңү өчен!" дип эшләделәр. Балалар ачлыкны, ялангачлыкны, юклыкны үз күзләре белән күреп, аның бар ачысын татып үстеләр.
3 май көнне матур итеп киенгән, ак яулыклы әби-апалар, төркем-төркем булып, шәһәребезнең Укучылар сараена юнәлде. "Мәгърифәт" клубы әгъзалары әлеге олуг бәйрәмне билгеләп узарга җыйналдылар. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, ветераннарыбыз клуб уздыра торган чараларга бик теләп киләләр. Бу көнне дә тантанага 36 кеше килгән идек. Ике сәгать дәвам иткән чара барышында дәһшәтле еллар турында сөйләдек, һәрберебез үзләренең теләкләрен җиткерде, сугыш кырында ятып калган, Җиңү яулап туган нигезгә әйләнеп кайтып та, яуда алган яралардан вакытсыз вафат булган якыннарыбыз рухына дога да кылдык. Шагыйрьләр арасыннан бердәнбер Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен тыңлаганда күз яшен сөртмәгән бер генә кеше дә калмады бугай.
Укучылар сарае хуҗабикәсе Раиса Павлова бәйрәмгә килгән халыкны тәбрикләп, сугыш ветераны Хөсәен Әбунәгыймовка, тыл ветераннары Зәһинә Латыйпова, Гыйльмурый Байбекова, Римма Габбасова, Мәхтүмә Галләмова, Ләлә Дәминова, Рәйсә Насрыева, Фәһимә Хисамова, Фәүзия Нуретдиновага шәһәр-район ветераннар советының ("Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән) акчалата бүләкләрен өләшеп чыкты.
Аннары әңгәмә клуб активистлары тарафыннан мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Барыбыз да иркенләп аралаштык, бүгенге көн матурлыгына сокланып, киләчәктә сугышлар беркайчан да булмасын дигән теләкләр теләп таралыштык.

Рәсемдә: 9 Май иртәсе. Бер төркем "Мәгърифәт" клубы активистлары "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса