Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Мәңге яшь комсомол

Ерак 1918 елның 29 октябре көнне I Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре берлеге съездында Россия яшьләре коммунистик берлеге (РКСМ) оештырыла. Ул 1924 елда - Ленинныкы, ә 1926 елдан Бөтенсоюз яшьләр берлеге (ВЛКСМ) итеп үзгәртелә.

Шул еллардан алып, комсомол мәктәбен берничә буын яшьләр, ягъни ике йөз миллионга якын ил гражданы үткән. Ил әле күтәрелеп кенә килгәндә СССРның төрле почмакларында гигант төзелешләрдә башлап йөрүчеләр комсомоллар булдылар. Комсомоллар кулы белән зур заводлар төзелде, шәһәрләр калкып чыкты, Бөек Ватан сугышы елларында да комсомол яшьләр, геройларча сугышып, зур батырлык үрнәкләре күрсәттеләр.
Боларның барысы да бүген тарихта калды. Әмма, ничек кенә булмасын, ул үзенең элекке идеологик мәгънәсен инде югалтса да, 29 октябрь - Комсомол туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә, чөнки аның горурланырлык кешеләре һәм эшләре бар.
29 октябрь көнне комсомолның туган көне уңаеннан Бөгелмә һөнәри- педагогия көллиятенең актлар залында тантаналы шартларда узган чарага килгән кунаклар - комсомол ветераннары менә шулар турында сөйләделәр - үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, Бөгелмә комсомолы тарихын бәян иттеләр. Чыгышлар Яшьләр сарае үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән бик күркәм үрелеп барды.
Әлфия ЗАРИПОВА.
Елена Филатова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса