Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Мелиорация – тотрыклылык нигезе

28 август көнне республика мелиораторлары Бөгелмә шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән "Мелиорация" күчмә механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте базасында семинар-киңәшмә уздырдылар. Гидротехник корылмаларны ремонтлауга һәм мелиорация мәсьәләләренә багышланган бу чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов һәм "Татмелиорация" траст компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков һ.б. катнашты.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Генераль директор бил­геләп узганча, сугарулы җирләр элек-электән авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрык­лылык нигезе булып тора. "Нәкъ менә шуны күз алдында тотып, соңгы берничә елда республика һәм федераль үзәк югарылыгында мелиорация өлкәсен үстерү буенча махсус программалар кабул ителә, - диде ул. - Аерым алганда, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан озак вакытка исәпләнгән "Татарстан Республикасында 2012 -2014 елларда гидротехник корылмаларны торгызу һәм сугару эшләре" программасы эшләнде. Бүген шушы программа нигезендә 43 объектта ремонт-торгызу эшләре бара".

Аннары Минсәгыйрь Нуретдинов башкарылган эш­ сыйфатының килешүдә бил­геләнгән шартларга туры килергә тиешлеген ассызык­лады.

Киңәшмә соңында респуб­ликаның барлык почмакларыннан җыелган белгечләр муниципаль районның Кече Бөгелмә, Ростовка һәм Акбаш җирлекләрендәге сулык­ларда булып, аларны капиталь төзекләндерүнең барышы белән таныштылар.

Кече Бөгелмә янындагы 1500 мең куб метр су сыешлы буа 33 гектар мәйданны били. Буаны торгызу буенча эш узган елның августында башланган икән. Эш күләме бик зур - башкарып чыгу өчен 14816,38 мең сум акча каралган. 2013 елның ноябренә подряд оешмасы "Мелиорация" күчмә механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте бу объектны тапшырырга тиеш.

1975 елда төзелгән Рос­товка буасын (346 мең куб метр сыешлы бу сулык 4,8 гектар мәйданны били) капиталь ремонтлау заказчы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 2545,526 мең сумга төшәчәк. Җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә мелиора­торы"җәмгыяте биредә эшне әле август аенда гына башласа да, октябрь аена аны өлгертергә тиеш икән инде.

Татарстан белән Самара чи­гендә урнашкан Акбаш буасын да, аның күләме 560 мең куб метр су сыешлы, "Мелиорация" күчмә механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте быелның августында яңарта башлап, эшне ноябрь ахырына тәмамларга уйлый. Белгечләр әйтүенчә, биредәге су районда гына түгел, ә республика күләмендә дә иң чисталардан санала.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы, берен­челәрдән булып, мелиорация өлкәсен үстерә башлый. Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрне тәэмин итеп торган яшелчәчелек белән шөгыльләнүче хуҗа­лыкларда заманча сугару сис­темасын булдыруга аеруча игътибар бирелә башлый. Һәм шушы максатларда Татарстанда өч урында - Шемякин, Шишмә һәм Бөгелмәдә машина-мелиорация станциясе (ММС) төзелә. 1970 ел­­­да Бөгелмә ММСы ПМК-4 итеп үзгәртелә. Механикалаштырылган күчмә колонна якын-тирәдәге дүрт районга - Бө­гелмә, Баулы, Лениногорск һәм Азнакайга хезмәт күрсәтә. Соңрак ремонт эшләре белән шө­­­гыльләнүче күч­­­мә колонна барлыкка килә, аннары бу ике оешма бер­ләш­­терелеп, җа­­вап­­­лылыгы чик­лән­­гән "Мелиорация" күчмә механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте барлыкка килә. 1989 елдан җәм­­­­гыятьне Татар­­­стан Респуб­ли­касының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәшит Бакиров җитәкли.

2003 елда "Татмелиорация" компаниясе "Россиянең иң яхшы предприятесе" дип таныла һәм "Россиянең милли Олимпы" дип исемләнгән Диплом белән бүләкләнә, ә 2008 елда "Елның иң яхшы салым түләүчесе" дип таныла. 2009 елда исә "Милли икътисад элитасы" дип аталган Халыкара премиягә лаек була. РФ Законнарына тая­­нып, ТР территориясендә тиешле тәртиптә федераль максатчан программаларны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче "Татмелиорация" системасында төрле милекчелек формасындагы 41 предприятие һәм оешма эшли. Аларда җәмгысе 2 меңгә якын эшче-белгеч хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса