Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Медицина эргәсендә

Бөгелмә медицина училищесына яшь алмаш килде. Студентлар тормышына аларны медицина алласы Эскулап алып керде. Сихри багышлау тамашасында алиһәләр Панацея белән Гигиена яшьләрнең башына чәнечкеле таҗлар кидерде, ап-ак белем энҗеләрен сипте - медицина Олимпына юл авыр, әмма шөһрәтле булачак.

Раилә ХАФИЗОВА.
Бөгелмә медицина училищесы 1935 елда ачылып, 79 ел буена Татарстанның көньяк-көнчыгышын шәфкать туташлары, акушерлар, диагност-лаборантлар һәм фельдшерлар белән тәэмин итә. Уку йортының директоры, сәламәтлек саклау отличнигы Лилия Айрат кызы Нәбиуллина - өченче буын медицина хезмәткәрләре династиясе дәвамчысы. Сәламәтлек саклау өлкәсендә гаиләнең гомуми стажы 100 елга җитеп килә. Гаҗәеп түгелме бу?
Җентекле һөнәри белемгә һәм уку елларында ук тупланган тәҗрибәгә ия булган кадрлар элек-электән якын-тирә районнарның сәламәтлек саклау учреждениеләренә өстенлек белән эшкә кабул ителәләр.
Non progredi est regredi! - Алгарышсыз үсеш юк! Укыту дәүләт федераль белем бирү стандартлары нигезендә алып барыла, даими төстә матди-техник база һәм мәгълүмати технологияләр яңартыла.
Узган уку елында Идел буе федераль округы медицина көллиятләре арасында һөнәри модуль буенча олимпиада бәйгесендә - 2 нче урынны, наркоманияне кисәтүгә багышланган республика олимпиадасының Бөтенроссия этабында 1 нче урынны яулау шушы методик нигездә туды.
Җир йөзендә бары ике һөнәр инсанны, кулыннан җитәкләп, гомер буена илтә. Аларның берсе - табиб, берсе - укытучы. Alies inserviendo, consu mor. Барысына яктыртып, янам мин. Шуңа күрә безнең күңелебез иң илаһи мәгънәдә аларга сәҗдә итәргә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса