Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Матбугат йорты – яңа сыйфатта

16 июлдә Казанда элеккеге Матбугат йорты төзекләндерелеп, кабат ачылды, ләкин башка сыйфатта − анда хәзер "Ногай" кунакханәсе һәм татар китаплары кибете булачак. Объектны ачу тантанасында ТР вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашкан. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган мәдәни мирас объектларын саклау буенча актив эшчәнлекнең тагын бер уңай...

16 июлдә Казанда элеккеге Матбугат йорты төзекләндерелеп, кабат ачылды, ләкин башка сыйфатта − анда хәзер "Ногай" кунакханәсе һәм татар китаплары кибете булачак. Объектны ачу тантанасында ТР вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашкан.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган мәдәни мирас объектларын саклау буенча актив эшчәнлекнең тагын бер уңай нәтиҗәсе буларак Казанда гамәлгә кергән әлеге кунакханә комплексында 167 номер урнашкан. Шулай ук бина эчендә 2 ресторан, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган зал да бар. Моннан тыш, 270 машиналык күпкатлы "Барабус" паркингы булдырылган. Бинаны үзгәртеп коруга 1,2 миллиард сум акча тотылган.

Кунакханә ачылу тантанасына кадәр Рөстәм Миңнеханов әлеге бинада урнашкан татар китабы кибетен дә караган. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин кибетнең киләчәккә булган планнары белән таныштырып, ТР лидерына татар телендә китаплар да бүләк иткән.

ТР Язучылар берлеге белән китап нәшриятына зал бүлеп биреләчәк. Шул рәвешле, анда мәдәни чаралар үткәрергә мөмкин булачак. Әлеге зал Кол Гали, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин һәм татарның башка бөек каләм ияләре әдипләре портретлары белән бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса