Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Ломбард” түгел, “Аптека” кирәк

Чәчкә ГАФФАРОВА, тыл һәм хезмәт ветераны. Бөгелмә шәһәре. Без Бөгелмәнең Кирзавод дигән төбәгендә яшибез. Безнең очта механика заводы, ике кирпеч заводы (берсе - зур, икенчесе - сезонлы), сукырлар җәмгыяте (үзе таркалса да, халкы калды бит), педагогия көллияте, ике урта мәктәп, кибетләр бар. Ә менә даруханә, "Союзпечать" киоскы юк. Киоск бар...

Чәчкә ГАФФАРОВА,
тыл һәм хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Без Бөгелмәнең Кирзавод дигән төбәгендә яшибез. Безнең очта механика заводы, ике кирпеч заводы (берсе - зур, икенчесе - сезонлы), сукырлар җәмгыяте (үзе таркалса да, халкы калды бит), педагогия көллияте, ике урта мәктәп, кибетләр бар. Ә менә даруханә, "Союзпечать" киоскы юк. Киоск бар иде барлыкка, ләкин бервакыт янды да, башка торгызылмады. Аптека да бар иде, күптән түгел бер көн эчендә дарулары-ниләре белән әллә кая юкка чыкты. Аның урынында "Ломбард" пәйда булды. Эшчеләргә һәм пенсионер халкына нәкъ менә шул гына "җитми" иде…

Дөньялыкта яшәгәндә "Фотография" дигәннәре дә кирәк булып чыга. Анысы да юк безнең районда. Белдерүләр дә безгә вакыты узгач, газеталарны яздырып алучылар аша гына килеп ирешә. Мәсәлән, "Информ-курьер"ны кибеткә китерәләр, сәгате-минуты белән сатылып бетә.
Әле "Чәчтараш"ыбыз да юк иде. Рәхмәт яугыры, бер ханым без яшәгән иске йортның аскы катында фатир сатып алды да, урам яктагы бер тәрәзәсеннән ишек ясатып, үзенә - эшханә, халыкка бик кирәкле хезмәт күрсәтү урыны җиһазлап куйды. Эше һәрчак уң булсын, афәрин үзенә!
Кыскасы, безгә даруханә, газета-журналлар киоскы, фотографияләр ясату урыны кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса