Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Әлмәт кунагы: “Англиядә хәтта бомжлар да бездән баерак”

Шушы көннәрдә Әлмәткә Казаннан Бикмулиннар гаиләсе килеп, велосәяхәт итүчеләрне түгәрәк өстәл артына җыйды. Узган ел уллары белән велосипедта ярты Англияне күреп кайткан гаилә ике тәгәрмәчле транспортта сәяхәт итәргә теләүчеләргә күбрәк пакет һәм чәч резинкалары алырга киңәш итте. Алар Төньяк Шотландиягә бер айга сәяхәткә чыгып китә. Барлыгы 650 чакрым араны 20...

Шушы көннәрдә Әлмәткә Казаннан Бикмулиннар гаиләсе килеп, велосәяхәт итүчеләрне түгәрәк өстәл артына җыйды. Узган ел уллары белән велосипедта ярты Англияне күреп кайткан гаилә ике тәгәрмәчле транспортта сәяхәт итәргә теләүчеләргә күбрәк пакет һәм чәч резинкалары алырга киңәш итте.

Алар Төньяк Шотландиягә бер айга сәяхәткә чыгып китә. Барлыгы 650 чакрым араны 20 көн эчендә йөреп чыгалар.

- Англиягә барыр алдыннан бик нык әлеге илне өйрәндек. Шотландия

корольлеге ел әйләнәсе яшеллеккә күмелеп утыра. Анда велосәяхәт өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Төнгелеккә палаткаларда түгел, ә кунакханәләрдә кундык. Англия шулкадәр чиста һәм алга киткән ил, анда палаткалар куеп ял итә торган урыннар да юк хәтта. Бөтен җир хосуслаштырылган. Һәр урында күзәтү, озын трассалар, - дип сөйләде, карап торышка 52 яшь биреп булмаган эшмәкәр Марат Бикмуллин.

Бикмуллиннарны Шотландиянең табигате сокландырган. Яшел басу-кырларның очы-кырые күренми, таулырак урыннарда исә болыт эченнән барасың. Кәҗә һәм сарыклар иле дип тә исләрендә калган ул. Фермерлар язын малларын киң кырларга җибәрәләр дә, көзен генә симергән сарыкларын килеп алалар икән. Сәнәгать фабрика-заводлары бөтенләй юк диярлек. Шуңа да экологик яктан Шотландия иң чиста ил дип санала.

- Берсендә тиз хезмәт күрсәтү кафесына кереп ашап чыгарга уйладык.

Шунда бөтен әйберләре белән бомж да керде. Иркенләп өстәлгә утырып, ноутбугын ачып куйды, аңа интернет тоташтырды. Шуннан әйберләрен безгә карап торырга кушып каядыр чыгып китте. Биш икмәк белән кайтып керде бу берзаман. Безгә дә берсен сузган була. Соңыннан гына белдек: сукбайларга һәр көнне кичке биштә кибетләрдә сатылмый калган ипиләрне өләшәләр икән. Дәүләт ай саен андыйларга 800 фунт акча да биреп бара, - дип, күргәннәре белән уртаклашты велогаилә.

Танылган велосәяхәтчедән киңәш:

- Ерак юлга велосипедта сәяхәт итәргә уйлаучыларга алдан маршрутларын уйлап куйса яхшы, кунакханәләргә һәм транспорт билетларына да алдан түләп куйсаң очсызга чыга

- Кафеларда тукланган очракта төшке бизнес-ланчларга эләгергә тырышырга

- Велосипедка кирәкле барлык җайланмаларны үзең белән алырга

- Берничә кеше бер-бер артлы барганда, артта калмасыннар өчен велосипедларга махсус бау сузарга

- Аякка яңгырлы көннәрдә пакет урарга, алай иткәндә пычранмыйсың

- Аяк педальдән шумасын өчен резинка белән табанны аңа эләктереп куярга

- Маршрут өчен зур трассаларны сайламаска, чит илләрдә автобаннарга килеп чыксаң, аннан тиз генә чыгып булмый. Яннарына сетка сузылган юллар меңләгән чакрымнарга сузыла ала.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса