Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Өлкән буын батырлыгын йөрәкләрдә саклыйбыз!

"1941 елның 22 июне безнең йөрәкләребезгә куркыныч янаган һәм безнең балачак тормышыбызны ач, ялангач, бәхетсез иткән көн булып хәтергә уелып калды…" Узган шимбә - 21 июнь көнне Укучылар сараенда Хәтер һәм кайгы көненә багышлап уздырылган кичәгә килгән "Мәгърифәт"челәр менә шул сүзләрне кабатладылар.

Даимә РАКАЕВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Кичәгә шәһәребездәге "Дуслык" һәм "Дети войны" клубларыннан да кунаклар чакырылган иде. Глирә Вәлиева "Мәгърифәт" клубына йөрүче әби-апаларны сәламләп, аларга хәерле картлык, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Укучылар сарае (җитәкчесе - Раиса Павлова) сәнгать җитәкчесе Елена Хлебушкина кичәдә катнашучылар игътибарына сугыш елларында халыкны берләштергән, якты киләчәккә өметләндергән "Синий платочек", "Священная война" һ.б. җырлар турында сөйләде, аларны слайдларда күрсәтте, аудиотасмадан тыңлатты. "В бой идут одни старики" дигән фильмны караганда, анда башкарылган җырны тыңлаганда беребез дә битараф калмагандыр. Соңыннан Елена Хлебушкина алга таба да бу теманы дәвам иттерәчәге турында әйтте. Рәхмәт аңарга.
"Дуслык" клубы әгъзасы Фәһимә Тәхаутдинова тиздән - 1 атнадан изге Рамазан аена керәчәгебезне әйтеп, ураза турында мәгълүматлар бирде. Сәгыйдә Гыймаева сугышта һәлак булганнар, исән кайтып, бүген вафат булган туганнарыбыз, якыннарыбыз рухына Коръән сүрәләре укыды, мөнәҗәтләр әйтте.
Аннары әңгәмәбез мул итеп әзер-ләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Һәрвакыттагыча, "Мәгърифәт" клубы активистлары тырышканнар, рәхмәт аларның барчасына да, кичәгә килүчеләр үзләре дә буш кул белән килмәгән иде. Өлкәннәр өчен менә шушындый күркәм кичә оештырганнары өчен клубыбыз җитәкчесе Әлфия Мостафинага, Укучылар сарае җитәкчесе Раиса Павловага рәхмәтләребезнең иң зурысы.
Мин үзем дә - сугыш еллары баласы. Михнәтне күп күрдем, Аллаһка шөкер, бүген тамагыбыз тук, дөньялар гына имин булсын дип яшәргә дә яшәргә генә бит, югыйсә. Ә менә Украина җитәкчеләренә ни җитми соң? Аның халкы да дүрт ел буена каһәр суккан сугышның бар ачысын татыды, ләбаса. Безнең бер нәрсә дә бүлешәсебез юк, акылыгызга килегез дә, үзара тыныч яшәүгә күчегез дип әйтәсе килә аларга.
Язмамны дәһшәтле сугышта Ватанын сатмыйча, үзен корбан итеп, үлемсезлеккә атлаган герой-шагыйре-без Муса Җәлилнең шигьри юллары белән тәмамлыйсым килә:
…Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса