Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә кызамык юк, әмма тикшерелү кирәк

4 апрель көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә сүз илдә кызамык чиренең таралуына бәйле вәзгыять һәм Татарстанда аны кисәтү чараларына бәйле булды.

Светлана ФӘХРИЕВА,
"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт сәламәтлек саклау оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге белгече.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда кызамыкка бәйле эпидемиологик хәлләр гаять катлаулы. Узган ел Франция, Италия, Испания, Германия, Украина, Кыргызстан һәм башкаларда - барлыгы 43 илдә кызамык белән чирләп китүнең 32 мең очрагы теркәлгән. Европа белән туристлар алмашу актив барганлыктан, чирнең Россия төбәкләренә үтеп кергәнлеге дә билгеле: 30 субъектта теркәлгән 631 очрак мәгълүм.

Агымдагы елның ике аенда исә Волгоград, Ставрополь, Мәскәү, Санкт-Петербургта 847 авыру очрагы лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре белән расланды. 15 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда да кызамык белән чирләп китүнең 9 очрагы теркәлгән, шуларның 4се - балалар.

Үзәк район хастаханәсе поликлиникасы табиб-инфекционисты В.Әхмәтова әйтүенә караганда, Бөгелмә районында кызамык белән авыручылар юк. Бу, беренче чиратта, вакытында прививкалар ясауның уңай нәтиҗәсе. Хәзерге көндә моңа кадәр прививка ясау ниндидер сәбәпләр аркасында кичектерелгән, яисә бөтенләй ясалмаган кешеләрне кабат барлау башланды. Чир йоктырмас өчен моны белү бик мөһим, чөнки кызамык чирле кеше берничә сәгать элек кереп чыккан бүлмәдә дә һавадан башкаларга чир эләгү ихтималы бар. Моңа кадәр кызамык белән чирләмәгән һәм вакцинация үтмәгән кешеләрнең 96 проценты, авыру белән контакт нәтиҗәсендә, яше ничәдә булуга карамастан, һичшиксез, чир йоктыра.

Сәламәт яшим дигән һәр кеше поликлиникага килеп, үзенең прививкалар картасын карап, кирәк дип тапкан очракта, кызамыктан прививка ясатып китә ала. Моның өчен үзегезнең участок табибыннан юллама алырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сәламәт