Кышкы юл икеләтә игътибар сорый
21 гыйнвар көнне Бөгелмә - Уральск юлының 9 нчы километрында "КрАЗ" белән "Мерседес" машиналары бәрелешә. Нәтиҗәдә, чит ил машинасының пассажиры һәлак була, йөртүчесе һәм йөк машинасындагы пассажирлар тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Быелгы кыш үзенең чын холкын күрсәтеп, транспорт хуҗаларына бик күп кыенлыклар китерергә өлгерде инде. Бөгелмә районы ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллинаның әйтүенә караганда, гыйнварның беренче 20 көнендә генә дә 144 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 9 очрагында ике кеше һәлак булган, 16 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган.
Һава шартлары тиз үзгәреп торуның нәтиҗәләре әле дә булса үзен нык сиздерә: күпләп яуган кар хәзер бозлавыкка әйләнде. Мондый кыш машина йөртүчеләр өчен һич кенә дә уңай түгел - автомобиль белән идарә итү авырлаша, юл-транспорт вакыйгаларына тару куркынычы арта. "Кышкы" вакыйгалар күбесе тәҗрибәсезлек, юлдагы хәлгә тиешле бәя бирмәү, иң мөһиме, юлда үз-үзеңне тоту тәртибен дөрес сайламау сәбәпле килеп чыга: алдагы объектны узып киткәндә, яисә янәшә полосага чыкканда кискен маневрлар ясау еш кына бәлагә китерә. Карда һәм боз өстендә машина, асфальт өстендә булганга караганда, тотрыксызрак йөри. Бу хакта күпләр онытып җибәрә, күрәмсең.
Һәлакәтләрне ничек булдырмый калырга соң? Беренчедән, рульне кискен боргалаудан сак булу сорала, бигрәк тә тормозга басканда. Шулай да машинаны бер читкә "тартып ала башлаган" икән, автомобильне мөмкин кадәр тизрәк "эзгә салырга", ә моның өчен рульне машинаны "тарткан якка" борырга кирәк. Юнәлешне турылауга, рульне кире борырга онытмагыз.
Иң мөһиме, кыш көне һава шартларының бик тиз һәм һич көтмәгәндә үзгәреп торуын истә тотып, икеләтә уяу булырга һәм сак йөрергә кирәк. Тизлекне киметегез, машинаны кумагыз, дистанцияне саклагыз, кискен хәрәкәтләрдән сак булыгыз, көзге һәм пыялаларны чиста тотыгыз. Болар - кышкы юлларда исән-имин йөрүне тәэмин итә торган төп кагыйдәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа