Ил-көн сулышы
“Кышкы каникул” – олыга да, кечегә дә
ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 564 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 611е тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән.
Һәлакәтләрнең 259ында (барлык очракларның 45,9 процентында) балалар пассажир сыйфатында булып, 10 бала үлгән, 300е имгәнгән. Үлгән балаларның...
Һәлакәтләрнең 236сы (41,8 процент) җәяүле балалар катнашында булган: 3 баланың гомере өзелгән, 242се имгәнгән. Кагыйдә буларак, җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары мәктәпләрдәге каникуллар чорында гадәттәгедән күпкә арта. Әлеге хәл балаларның күбрәк вакытын урамда уздыруы һәм еш кына юл читләрендә уйнаулары белән аңлатыла. Машина йөртүчеләр бу вакытта, бигрәк тә кышкы каникул чорында, балаларның теләсә кайсы почмактан көтмәгәндә юлга килеп чыгу ихтималы булуын онытмасыннар иде. Тәүлекнең караңгы вакытында, ә кыш көне көннәр бик кыска, юлда аеруча игътибарлы булу сорала: җәяүлеләрнең дә, руль артындагыларның да. Бу вакытта киемдә яктылыкны чагылдыра торган берәр элемент булу хәерле.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә кышкы каникул алдыннан һәм яллар чорында - 2014 елның 22 декабреннән 2015 елның 12 гыйнварына ка-дәр балаларны машиналарда йөртү кагыйдәләрен үтәү, җәяүлеләргә өстенлек бирү җәһәтендә тикшерүләрне көчәйтәчәк.
"Кышкы каникул" дигән профилактик чара барышында инспекторлар мәктәпләрдә булып, куркынычсызлыкны пропагандалау дәресләре уздырдылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар. Юлларның торышы, балалар һәм яшүсмерләр күпләп җыела торган урыннарда транспорт чараларының хәрәкәте, аларның туктап тору урыннары, бигрәк тә җәяүлеләрнең юлны аркылы кисеп чыгу тәртибе игътибар үзәгендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса