Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Кышка тулысынча әзер

"Бөгелмә электр челтәре" челтәр компаниясе" ААҖ филиалына көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек паспорты тапшырылды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте
җитәкчесе.
Автор фотосы.

Көзге-кышкы кырыс шартларда эшләүгә әзерлекне комиссия сентябрь аенда тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле актлар төзелде һәм әзерлек паспорты бирергә дигән уңай карар чыгарылды. "Бөгелмә электр челтәре" предприятиесе директоры Риф Мөхәммәдиевкә бу мөһим документны "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды (рәсемдә). Бу чарада шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов та катнашты.

Бөгелмә электр челтәре коллективы алдында чыгыш ясап, Илшат Фәрдиев компаниянең электр җиһазларын, объектларны ремонтлау, кулланучыларны сыйфатлы һәм ышанычлы энергия ресурслары белән тәэмин итүдә шактый күләмле эш башкаруын билгеләп узды. Генераль директор компания хезмәткәрләренең осталыгын, югары профессионаллар булуларын, нинди генә катлаулы очрак-лар килеп чыкканда да, проблемаларны чишүдә аларның оператив эшләүләрен, актив позициядә торуларын ассызыклады.

Район башлыгы Илдус Касыймов үзенең чыгышында әзерлек паспортының шәһәр һәм район өчен никадәр мөһим икәнлеген искәртеп: "Паспорт - бөгелмәләрнең тотрыклы яшәүләре дәлиле", - дип билгеләде. Ул шулай ук Бөгелмә электр челтәренең, шәһәр өчен стратегик мөһим объектны ышанычлы һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итүне үстерү максатында, "Коногоровка" подстанциясенең икенче чиратын төзүен дә әйтеп узды. Аны эшләтеп җибәрү белән "Коногоровка" под-станциясенең куә-те 2,5 МВАга артты.

Форсаттан файдаланып, Илшат Фәрдиев Бөгелмә филиалы хезмәткәре Ю.Жернаковны "Челтәр компаниясе-2012" фәнни-практик конференциясен-
дә лаеклы өченче урын алуы белән тәбрикләде һәм коллективка көзге-кышкы чорда аварияләрсез эш-ләүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса