Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Кулланышта – электрон дәреслекләр

Татарстанның 200дән артык мәктәбенә 7-9 сыйныф укучыларына электрон дәреслекләр өчен 180 меңләп лицензия бирелде. Инде бу уку елында ук укучылар рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча...

Татарстанның 200дән артык мәктәбенә 7-9 сыйныф укучыларына электрон дәреслекләр өчен 180 меңләп лицензия бирелде.

Инде бу уку елында ук укучылар рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча электрон дәреслекләрдән файдалана алачак.

Моннан тыш, 70 меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе Татарстан укытучыларына да тапшырылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән ачыклык кертүләренчә, 20 сентябрьдә аларны электрон материал белән эшләргә өйрәтүче укулар да узган. Электрон әдәбиятны китерү һәм укытучыларны укытуны «Мәгариф» нәшрияты түләүсез рәвештә башкарган.

http://shahrichalli.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6