Күрше районда кыргый мәче урманнан чыгып, шәхси йорт ишегалдындагы эткә ташланган
Татарстанда кыргый мәче (рысь) сирәк очрый. Экологлар әйтүенә караганда, 2015 елга алар республикада 60 лап саналган. Шушы көннәрдә Азнакайның Чатра авылында яшәүчеләр берсен атып үтергәннәр. Рысь урманнан чыгып, шәхси йорт ишегалдындагы эткә ташланган булган.
Татарстанда кыргый мәче (рысь) сирәк очрый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа