18 декабрьдә Бөгелмәнең Кызыл Армия урамындагы 31 нче йортның бишенче катында янгын чыга. Анда дүрт кеше зыян күрә.
Дмитрий Артемьев,
янгын күзәтчелеге эшчәнлеге өлкән дознавателе,
эчке эшләр майоры.
Көндезге сәгать 2дә янгын сүндерүчеләр дүрт подъездлы йортта ут чыкканлыгы турында хәбәр алалар. 2 минут дигәндә урынга барып җиткән 64 нче янгын сүндерү час-те хезмәткәрләре тәрәзәдән ургылып кара төтен чыкканлыгын, ачык тәрәзә тупсасында һәм балконда ике ирнең ярдәм сорап кычкырганлыгын күрәләр, ә тагын бер ир кеше йорт янында тротуарда ята (янгын сүндерүчеләр килгәнче тәрәзәдән егылып төшкән). Аның әйтүенчә,
квартирда бер кыз да булырга тиеш икән.
Белгечләр тиз генә тәрәзә аша кешеләрне коткарырга, икенче бер төркемгә - квартирдагы кешене чыгарырга (ачыклануынча, кыз кухня идәнендә аңсыз яткан була), өченчегә - бишенче катта яшәүчеләрне эвакуацияләргә, егылып төшкән иргә ярдәм күрсәтергә, "Ашыгыч ярдәм" машиналары санын арттырырга дигән карар кабул итәләр.
Янгын сүндерүчеләрнең эзлекле төстә профессионалларча эшләве нәтиҗәсендә, 14 сәгать 13 минутта әлеге бурычлар үтәлеп, янгын тулысынча сүндерелә.
Кухняда 8 квадрат метр мәйдан яна. Калган бүлмәләр нык сөремләнә. Янгын чыгуның сәбәпләре дә, килгән матди зыянның күләме дә әлегә тәгаен билгеле түгел, ачыклана.