*кайвакытта читтән торып карау отышлырак
Укытучы белән укучы, табиб белән авыру, ЮХИДИ инспекторы белән машина йөртүче арасында дөрес (законга каршы килмәгән) мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш? Бу сорауны "Иҗади яшьләр академиясе" хәрәкәте активистлары Бөгелмә шәһәренең урта һөнәри белем бирүче уку йортларында укучы яшьләргә бирде. Очрашу 27 октябрьдә Икътисад, идарә һәм хокук...
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Әлбәттә, һәр зачет һәм имтиханга әзерләнү, уку һәм дәреслек эчтәлеген яхшы үзләштерү укучыны да, укытучыны да "коррупция" дип аталган афәттән коткара. Бу шулай ук җәмгыятькә дә файда китерә, чөнки дипломны укып, тирәнтен өйрәнеп алган белгечләр хезмәт урыннарында күпкә ышанычлырак. Әмма тәрәзәләр артындагы чынбарлык шундый - зачет китапларындагы кайбер имтиханнар языласы юллар айлар буена буш килеш тора. Шул вакытта ата-ана һәм бала, студент һәм имтихан алучы арасында катлаулы, низаглы мөнәсәбәт урнаша. Ул бу затларның һәркайсын уңайсыз хәлгә куя. Кем биредә җинаятьче, кем сәбәпче, кем корбан - хәзер инде федераль коррупцион законның аяусыз маддәләре моны ачыклап, аңлатып бирергә тиеш.
Видеоәңгәмәдә студентларга республикабызның креатив ("иҗади фикер йөртүче" мәгънәсендә) яшьләре төшергән сюжетлар күрсәтелде. Алар төрле жанрларда уйланылган - беренче урынны алган видеосюжетның (Чаллы) кечкенә геройлары лего конструкторыннан җыелган, икенчесендә ак кәгазь өстендә төсле маркерлар йөгереп, тугрылык, намус, яхшы тәртип хакында кагыйдәләр яза (Алабуга), өченчесендә, Әлмәт мәктәбе төшергәнендә, башлангыч сыйныф укучылары коррупциягә китерүче сәбәпләрне фаш итеп, шигырьләр сөйли.
Яңа елның февраль аеннан яңа конкурс старт алачак. Анда һәр мәктәп һәм уку йорты катнаша ала. Видеосюжетларны шәхси камераларга, iPhone һәм ipad телефоннарына төшерергә мөмкин.
Яшьләр арасында мондый бәйгеләрне РТ Президенты каршындагы антикоррупция сәясәте идарәсе оештыра.
Рәсемдә: "Иҗади яшьләр академиясе" хәрәкәтенең актив катнашучысы Р. Калинка укучыларга бәйге шартларын аңлата.