Корбан гаете программасы
2012 елның 25 октябрендә - Корбан бәйрәм Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләрендә алып барылган фәнни тикшеренүләр нигезендә, Татарстан Диния нәзарәте тарафдары булган Хәнәфи мәзһәбе мөселман-руханиләре мәктәбендә исәпләүләренчә һәм ТР Диния нәзарәте казыйлары киңәшмәсе фикерләренә таянып, Ай календаре буенча Зөлхиҗәнең беренче көне - 2012 елның 16 октябренә, ә Корбан Гаетенең беренче көне...
2012 елның 25 октябрендә - Корбан бәйрәм
Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләрендә алып барылган фәнни тикшеренүләр нигезендә, Татарстан Диния нәзарәте тарафдары булган Хәнәфи мәзһәбе мөселман-руханиләре мәктәбендә исәпләүләренчә һәм ТР Диния нәзарәте казыйлары киңәшмәсе фикерләренә таянып, Ай календаре буенча Зөлхиҗәнең беренче көне - 2012 елның 16 октябренә, ә Корбан Гаетенең беренче көне 25 октябрьгә туры килә дип билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме билгеләп үтелә торган көн - 25 октябрь ял көне дип игълан ителде.
Бу көнне республикабызның барлык мәчетләрендә дә иртәнге намаз 6 сәгать 30 минутта укыла. 7 сәгать 15 минутта - вәгазь, 8дә Гает намазы башлана.
Татарстан "Яңа гасыр" каналында Ак мәчеттән (Болгар шәһәре, Спас районы) турыдан-туры репортаж сәгать 9да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа