Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Кол Шәриф” мәчетендә – дөнья чемпионаты кунаклары

Кунаклар мәчеттәге Ислам мәдәнияте музеенда ислам һәм татар халкы тарихы, шулай ук "Гаиләмнең шамаиле" күргәзмәсе белән танышты.

22 июльдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Кол Шәриф" мәчетендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кунаклары - илкүләм Олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхад Әл Сабах һәм Азия йөзү федерациясе президенты Халид Әл-Сабах белән очрашты.

Иң элек Камил хәзрәт Сәмигуллин "Кол Шәриф" мәчете буенча экскурсия үткәрде. Очрашу башында мөфти биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәте проекты тормышка ашырылуы - тәүлек әйләнәсе өзлексез Коръән-хәтем чыгу, моның Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль булуы турында бәян итте.
Аннары кунаклар мәчеттәге Ислам мәдәнияте музеенда ислам һәм татар халкы тарихы, шулай ук "Гаиләмнең шамаиле" күргәзмәсе белән танышты.
Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөселманнары тормышы, нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында ул кунакларга Коръәннең "Казан басмасы"н бүләк итте, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса