Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәлеләр, киңәш сорап – юристка

"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне булып узды. Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге кысаларында ел саен уздырыла торган традицион бу чарада Россия юристлар ассоцияциясе Татарстан региональ бүлеге, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Адвокатура һәм Нотариаль палаталар вәкилләре катнаша. Быел социаль-тернәкләндерү бүлегендә нотариус Надежда Немова эшләде....

"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне булып узды.

Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге кысаларында ел саен уздырыла торган традицион бу чарада Россия юристлар ассоцияциясе Татарстан региональ бүлеге, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Адвокатура һәм Нотариаль палаталар вәкилләре катнаша.

Быел социаль-тернәкләндерү бүлегендә нотариус Надежда Немова эшләде. Өлкән яшьтәге сигез кеше бу көнне түләүсез квалификацияле юридик киңәш алды. Юристка бирелгән сораулар төрле эчтәлектә булды: квартирны васыятьнамә аша рәсмиләштерү һәм бүләк итү, 18 яшьтән өлкән булган укучы балага - алимент, ә инвалид балага һәм аны караучы кешегә пособие түләү, күршеләрнең ташландык җир кишәрлеген сатып алу, бакча участогын рәсмиләштерү тәртипләре һәм башка сораулар каралды.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең хокукый нигезләре 2010 елның мартында Татарстан Президенты Указы нигезендә кабул ителгән гражданнарга хокукый белем бирү турындагы озак сроклы максатчан программага барып тоташа. Ә 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап, мәгълүм булганча, республикабызда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон эшли.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса