Киләчәк офыгы ачыла
Гыйлем - кош, акыл - канат, ди халык мәкале. Ләкин бу очракта әле ул - матди өстенлек тә. 15 майда Бөгелмәдә уку алдынгыларын - муниципаль, республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының акчалата сертификаты тапшырылды. Шушы ук бәйрәмдә, матур гадәт буенча, физика-математика фәннәре призерларын һәм аларның...
Гыйлем - кош, акыл - канат, ди халык мәкале. Ләкин бу очракта әле ул - матди өстенлек тә. 15 майда Бөгелмәдә уку алдынгыларын - муниципаль, республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының акчалата сертификаты тапшырылды. Шушы ук бәйрәмдә, матур гадәт буенча, физика-математика фәннәре призерларын һәм аларның остазларын "ТНГ-Групп" компаниясе премияләре белән дә бүләкләделәр.
Бу традиция инде 14 ел дәвам итә. Шушы вакыт эчендә матди "рәхмәт"не барлыгы 145 кеше алган. Бу елда исә премияләргә 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Алексей Красников һәм аның укытучысы Светлана Киреева (физика фәненнән муниципаль олимпиадада I урын өчен), 7 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Павел Митрофанов һәм аның укытучысы Валентина Петрухина (физика фәненнән муниципаль олимпиадада II урын өчен), Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Нияз Вәлидов һәм аның укытучысы Тимерша Гыйльметдинов (информатика фәненнән муниципаль олимпиадада I урын өчен), шул ук лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Каюм Гәрәев һәм аның укытучысы Татьяна Степанищева (география фәненнән муниципаль олимпиадада I урын өчен) лаек булдылар. Отличниклар слетында аларны "ТНГ-Групп" ҖЧҖ баш инженеры Олег Семенов тәбрикләде. Ул укучыларга белем эстәүдә, киләчәктә һөнәр үзләштерүдә, ә укытучыларга алга таба да белгечләр буыны тәрбияләүдә зур уңышлар теләде. Һөнәр сайлаганда чыгарылыш сыйныф укучылары, кагыйдә буларак, нәкъ менә призлы урыннар алган фән юлыннан китәләр. Алексей Красников белән Павел Митрофановның киләчәге физика гыйлемендә булса, Нияз Вәлидов (рәсемдә) исә үзен электрон-хисап чылбыры белән бик нык итеп информатикага бәйләп куйган. Ул - булачак программист. Әле хәзергә - Россия дәрәҗәсендәге. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга, ул төньяк башкаланы буйсындырырга ниятли - Санкт-Петербург дәүләт политехника университетына укырга керергә җыена. Лицейдагы иң яраткан урыны да аның - информатика кабинеты. Минем: "Нияз Вәлидовны каян табарга була?" - дигән соравымны ишетүгә үк, лицей-интернатның асыл егетләре мине шундук информацион технологияләр патшалыгы тарафына җибәрделәр. Акчалата премиясен Нияз акча сандыгыма салып куйдым диде: "Миңа әле вузга керергә кирәк, алда - ерак юллар, чыгымнар. Шуңа күрә өстәмә акча миңа хәзер бер дә комачауламый", - ди Нияз, үз башындагы белемнең инде мәктәп баскычыннан ук керем китерә башлавына ишарәләп.
"ТНГ-Групп" җәмгыятеннән бүләкләнүчеләр арасында Каюм Гәрәев та бар (рәсемдә). Тик ул, сыйныфташы Нияз Вәлидовтан аермалы буларак, "җиргә якынрак" җиңүче булып тора. Бөгелмә укучылары арасында иң шәп география белгече булып бүгенге көндә ул санала. Әлеге дәрәҗәле исемнең серен ул остазы тырышлыгында күрә: "Нәкъ менә Татьяна Михайловна миңа бу фәнгә генә түгел, ә Җир дип аталучы уртак йортыбызга карата мәхәббәт уятты. Миңа колачсыз зур планетабызның барлык киңлекләрен, озынлыкларын, аның катламнарын өйрәнү бик кызык. Бик матур бит безнең Җир шары", - дип, Каюм үзенең уйлары белән уртаклашты. Һөнәрне дә ул күңел кушуы буенча сайлаган - геолог булырга тели. Алга максат та корып куйган - акчалата премия алган компания юлламасы белән Казан федераль университетына укырга кермәкче. Киләчәккә якты планнар белән янып йөрүче, зур тормыш бусагасында торучы яшь егетнең әлеге хыялы ни дәрәҗәдә реаль микән дип кызыксынып, мин җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыяте кадрлар бүлеге начальнигы Руслан Мортазинга мөрәҗәгать иттем. "Һәр елны шушылай олимпиада җиңүчеләрен бүләкләүнең максаты - ул мәктәп укучыларын физика, математика һәм география дисциплиналарын тирәнрәк өйрәнүгә этәрү. Ә җәмгыять белән килешү нигезендә КФУда укуга килгәндә, без үзебез үк кадрлар армиясен белемле, һөнәри белгечләр белән тулыландырырга тырышабыз. Безгә максатчан кешеләр бик кирәк", - дип, ул Каюм белән танышырга теләген белдерде.
...Нәкъ шулай килеп чыга да, гыйлем кош булса, акыл - канат. Очыш вакытында һәр омтылыш саен алдыңда яңа офыклар, яңа мөмкинлекләр ачыла бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа