Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Күңелле ял мизгелләре

5 ноябрьдә мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучы һәм тәрбиячеләр өчен уздырыла торган спартакиаданың соңгы төре булып саналган волейбол ярышлары үтте. Тәрбиячеләр өчен ярышлар кадет интернат-мәктәбенең спорт залында узса, укытучылар үз көчләрен 2 нче лицейда сынадылар. Ярышлар уйнаучыларда гына түгел, ә аны карарга килүчеләр арасында да зур кызыксыну уятты.

Ильяс Шәйгарданов,
яшь туристлар оешмасы хезмәткәре.
Автор фотосы.

Ярышларның зур дәрәҗәдә оешканлыгы һәм укытучыларның бу спорт төре белән күптән шөгыльләнүләре күзгә күренеп тора иде. Яшь укытучылар белән беррәттән, ярышта чал чәчле апа һәм абыйларның тырышып волейбол уйнауларын, уенны оештыруда әйдәп йөрүләрен профком рәисе Светлана Шмелеваның үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге дип аңларга кирәк. Укытучылар өчен күп еллар рәттән үткәрелә торган төрле чаралар - мәгариф идарәсе профком хезмәткәрләренең дә тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Әлеге бәйгедә озак еллар балаларны тәрбияләү өлкәсендә эшләгән өлкән яшьтәге тырыш укытучылар Ирина Вәлитова, Әлфирә Акбашева, Хәлил Кәлимуллин, Валерий Богданович һәм Мурод Одинаевларның катнашуы ярышларны тагын да кызыклы итте.

Ярышларның соңгы мизгелләренә килеп, нәтиҗәләренә күз салсак, алар түбәндәгечә: тәрбиячеләр арасында җиңүчеләр булып 9 нчы "Колобок", 27 нче "Золотой ключик" һәм 24 нче "Тургай" балалар бакчалары хезмәткәрләре табылды. Ә спартакиадада "Тургай", "Светлячок" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары җиңү яулады.

Укытучылар арасында 3 нче урынга - кадет интернат-мәктәбе, 2 нче урынга исә 2 нче лицей чыкса, 1 нче урынны күп еллар җиңүне белмәс эзтабарлар командасы яулады. Җиңүчеләргә профкомның кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Бу җиңү - аларның даими рәвештә иҗади эшләүләре нәтиҗәсе, әлбәттә. Алдагы ярышлар да шундый югары дәрәҗәдә узар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса