Казанлы EuroSkills-2016 Европа чемпионы (+ФОТО)
2016 елның 6 декабрендә Гетеборгтан Казанга WorldSkills-2016 һөнәри осталык Европа чемпионнары, гомумкоманда зачетында беренчелекне яулаган EuroSkills Россия җыелмасы әгъзалары кайтты. 1-3 декабрь көннәрендә Швециядә EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча Европаның бишенче чемпионаты үтте. Анда Европаның 28 иленнән (Австрия, Финляндия, Франция, Германия, Нидерланд, Швеция, Россия, Бельгия, Великобритания, Швейцария, Венгрия, Норвегия, Латвия,...
2016 елның 6 декабрендә Гетеборгтан Казанга WorldSkills-2016 һөнәри осталык Европа чемпионнары, гомумкоманда зачетында беренчелекне яулаган EuroSkills Россия җыелмасы әгъзалары кайтты.
1-3 декабрь көннәрендә Швециядә EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча Европаның бишенче чемпионаты үтте.
Анда Европаның 28 иленнән (Австрия, Финляндия, Франция, Германия, Нидерланд, Швеция, Россия, Бельгия, Великобритания, Швейцария, Венгрия, Норвегия, Латвия, Южный Тироль (Италия), Португалия, Дания, Испания, Эстония, Словения, Словакия, Исландия, Люксембург, Литва, Мальта, Кипр, Хорватия, Казахстан, Черногория) 500 яшь белгеч катнашты. Алар 35 төп һәм 9 презентацион компетенция буенча көч сынашып, Европаның иң оста һөнәри белгечләре исемен яуладылар. Өч көн дәверендә чемпионатта 65 000 кеше кунак булды.
EuroSkills-2016 Европа Чемпионаты нәтиҗәләре рәсми рәвештә 4 декабрьдә, "Scandinavium Arena"да - ябылу тантанасында игълан ителде. Россия җыелма командасы халыкара дәрәҗәдәге чемпионатта үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте - төп компетенцияләр буенча 5 медаль яулады.
Казан шәһәреннән Вадим Владимирович Поляков ("ПП ТехВент" ҖЧҖ компаниясе хезмәткәре) "Холодильная техника и системы кондиционирования - Refrigeration and Air Conditioning" номинациясендә җиңү яулап, Россия командасы копилкасын тагын бер алтын медальгә арттырды. Әлеге номинациядә беренчелекне, Вадим белән бер күләмдә очколар җыеп, Гока Энтони (Белгия) Герритс Кристиан (Нидерланд) бүлеште.
Вадим Поляков Татарстан Республикасының Төзелеш, архитиктура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы кураторы - элегрәк «Молодые профессионалы» - WorldSkills Russia-2016 Россия халыкара чемпионаты җитәкчесе.
Агымдагы елның 5 декабрендә россиялеләр Мәскәү шәһәренә кайтты.
Россия җыелма командасы быел, 15 882 балл җыеп һәм беренче урын яулап, гомумкоманда зачетында үзенең рекордын куйды. Медальләр саны буенча да, гомуми копилкага ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль өстәп, җиденче урынны яулады. Җыелма командасы әгъзалары, шулай ук, эшне башкару сыйфаты буенча 11 мактаулы бүләк яуладылар.
Медальләр өчен көрәш 35 компетенция буенча үтте, Россия осталары шуларның 32сендә катнашты.
Россия командасы EuroSkillsта беренче тапкыр 2014 елда катнашып, 25 урынның 11ен яулаган иде.
Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа