Катнашыгыз, отыгыз!
1 февральдән "Татнефть" автомат ягулык салу станцияләрендә "ХОК!" традицион акциясе старт алды. Быел "Татнефть" АЗСлары үз клиентларына Chevrole Cruze автомобиле, елгалар буйлап сәяхәткә ике кешелек юллама, көнкүреш электроникасы кибетләренә 45 бүләк сертификаты, 5 литр машина ягулыгын урында оту рәвешендә призлар алу мөмкинлекләре бирелә.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
әзерләде.
"ХОК-2013" лотерея билеты 1 фев-ральдән башлап, 30 апрельгә кадәр кулдан акча биреп, ягулык салу картасы, яисә банк картасы ярдәмендә түләп, "Татнефть" җәмгыяте АЗСында автомобиленә ягулык салган һәрбер кешегә бирелә. Җиңел машиналар өчен - 30 литр һәм аннан да күбрәк күләмдә бензин, дизель ягулыгы, сыек-ландырылган газ салу өчен бүләк сертификатларыннан файдаланучылар да лотереяга ия була. Йөк машиналары, йөк-пассажирлар ташый торган, башка махсус автотранспорт чаралары өчен 100 литрлы дизель ягулыгы сертификатыннан файдаланучыларга да карый бу тәртип. Лотереядә катнашучы булу өчен скрэтч-катламны сөрттерергә һәм www.akbarsloto.ru яки www.azs.tatneft.ru сайтларында теркәлергә (түләүсез), яисә 12 тамгалы хәреф-сан кодын 7517 номерына sms-хәбәр итеп җи-бәрергә кирәк. Соңгысы түләүле: бер хәбәрнең бәясе 5 сумга кадәр (НДС белән бергә).
Лотерея билетында саклаулы капламлы ике кыр бар. 5 литр ягулык тиз отыш санала. Бу призны алу "ХОК!" лотереясы уенында катнашу өчен каршылык түгел. 3 февральдән башлап, көнаралаш уйнатыла торган 15 мең сумлык ягулык сертификатлары да "тиз отыш" дип санала, бусы сезон яңалыгы булып тора.
Баш бүләк һәм суперприз 2013 елның 7 маенда Казанда уйнатылачак. Тиешле шартларда лотереягә откан һәм шул отышны алырга лаек кешеләргә мәгълүматлар телефон аша sms-хәбәр итеп җибәреләчәк, анда откан призның атамасы, лотерея уйнатучының телефоны күрсәтеләчәк. Отышның гомуми нәтиҗәләре www.akbarsloto.ru яки www.azs.tatneft.ru сайтларына куелачак һәм "Коммерсант" газетасының 2013 ел, 14 май санында басылачак.
Лотереяне оештыручы - җаваплылыгы чикләнгән "НАИС" җәмгыяте. Акциянең кулдашы - "Ак Барс" хоккей клубы.
Игътибар, кисәтәбез! Хөрмәтле клиентлар! "ХОК-2013" акциясе шартлары турында мәгълүматны "Татнефть" АЗСларының "кайнар линия" телефоны аша белешә аласыз: 8-800-5555-911.
Акция барышында телефон мо-шенникларының нинди дә булса кың-гыр гамәл кылырга омтылышларын сизсәгез, алар турында да хәбәр итүегезне үтенәбез.
Исегезгә төшерәбез, призларны алу өчен беркая бернинди акча күчерергә кирәк булмаячак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа