Карашлар төрле – фикер уртак
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләндерү процессында заманча технологияләр куллануның актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар булып узды.
Елена СТАРОСТИНА,
үзәк директоры.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Анда барлык белгечләр, тәрбиячеләр катнашты. Бүлек мөдире Наталья Нурмөхәммәтова үзенчәлекле рекреацион, ягъни булган мөмкинлекләрне уяту алымнарының бала организмына тәэсир итү нәтиҗәләрен дәлилләде.
Семинарда катнашучы һәр кеше үткәрелгән дәвалау чараларының шифалы көчен үзендә тойды: гомуми һәм аерым нокталарга ясалган массаж, сулыш алу һәм бармаклар гимнастикасы, яссытабанлыкны төзәтүгә, гәүдәне төз тотарга өйрәтүгә, психо-эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән, шулай ук фикерләү һәм күзаллау функцияләренә нигезләнгән иҗади хәрәкәтчәнлек күнегү-ләре иде алар.
Дәвалау физкультурасы белгече Светлана Миңнеязованың эш тәҗрибәсе дә игътибарга лаек. Ул церебраль параличның (ДЦП) авыр формаларыннан интегүче балаларга өй шартларында физик культура алымнарын ничек кулланырга икәнлеген күрсәтте.
Үзәктә алып барыла торган тернәкләндерү процессында файдаланыла торган фольклор арт-терапиясе дә гаять нәтиҗәле чара булып тора. Бу хакта социаль хезмәткәрләр бәян итте.
Нинди вазифа башкаруына, дөньяга мөнәсәбәте нинди булуга карамастан, семинарда катнашучыларның һәммәсенең дә бер нәрсәдә фикерләре уртак: сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләре бирү һәм нәкъ шуңа омтылыш уяту - тернәкләндерү һәм дәвалау процессының теләсә кайсы
баскычында да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа