Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Караңгыда ялтырап тор!

"Ялкын" балалар приютында "Караңгыда да күренеп торырлык бул" дигән темага юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган социаль акция булып узды. Максат - юлларда имин йөрү өчен куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, балаларның юлларда имгәнү очракларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, тәүлекнең караңгы вакытында өс киемендә яктылыкны кире чагылдыра торган элемент булуның кирәклеге һәм...

Алинә ВОРОБЬЁВА,
социаль педагог.
Галия Сәгадиева фотосы.
Балалар, приют хезмәткәрләре белән бергәләп, үз микрорайоннарындагы урамнарга чыгып, 5 нче мәктәп укучыларына "Караңгыда ялтырап йөр" дигән буклетлар тараттылар, кулларында яктылыкны чагылдыра торган элементлар булганда, юллардагы куркыныч хәлдән котылып калу мөмкинлеге күпкә артык икәнлекне үз мисалларында күрсәттеләр.
Балалар, бу акциянең мөһимлеген аңлап, чарага алдан ук бик җентекләп әзерләнделәр. Белешмә өчен. Статистика мәгълүматларына караганда, җәяүлеләр катнашында була торган иң авыр юл-транспорт вакыйгалары тәүлекнең караңгы вакытында, яисә күз күреме начар шартларда була. Шуңа күрә дә өс киемендә яктылыкны кире чагылдыручы элемент булуның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Тик моның шулай икәнен аңлап-бәяләп бетермәүчеләр олылар арасында да, балалар арасында да күп әле.
Дәүләт автоинспекциясе караңгы вакытта юл читендә булган җәяүлеләрнең киемендә андый элементлар булу мәҗбүри икәнне исегезгә төшерә. Велосипедта йөрүче исә велосипедының алгы ягында - ак төстә яктырта торган фонарен (яки катафот), арткы ягында кызыл төстә яна торган фонарен (яки катафот) кабызган булырга тиеш. Шундый ук кагыйдәләр атлы транспортта йөрүчеләргә дә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса