Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Карабашта кәбестә җитеште

Җирле фермерларның эше бик тыгын вакыт хәзер. Алар уңыш җыюга кереште.

Эшнең беренче көнендә үк 1 тонна 200 кило яшел күлмәкле, түгәрәк башлы витамин чыганагы җыеп алынды. Бу продукциягә сорау зур. Ихтыяҗ бар икән, димәк, тәкъдим дә бар дигән сүз. Ә тәкъдим дигәнебез бик үк арзаннардан түгел - кәбестәнең килограммына, уртача чамалап исәпләгәндә,
20 сум сорыйлар. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, шактыйга кыйммәтрәк бу.

Кәбестә уңсын дисәң, аны һәрдаим сугарып торырга кирәк. Биредә әлеге эш тәүлек әйләнәсенә оештырылган. Басуларга су сиптерү җайланмаларын узган елда ук корып-урнаштырып куйганнар иде инде. Шуңа күрә дә, басу хуҗасы - эшкуарның әйтүенә караганда, хәзер корылык куркыныч түгел. Руслан Фәрхетдинов хаклы рәвештә мул уңышка өмет итә, көзге ярминкәләргә дә хәзердән үк әзерләнә башлаган.

Сүз уңаеннан, фермер быел беренче тапкыр әче торма да чәчкән. Бу тамыразыкка кыш көннәрендә сорау аеруча зур була.
Людмила ТАНКОВИЧ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса